Районыбызда, авылларыбызда үрнәк гаиләләр бик күп. Аларны күреп күңел сөенә. Шушы көннәрдә без пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче бер гаиләдә кунакта булдык. Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче Гөлназ һәм Чулпан Галиевлар гаиләсе ул.
-Бүген иртән бер сыер бозаулаган, кызыл төстә бик матур бозау. Бәрәкәте белән булсын,-дия-дия гаилә башлыгы шатланып өйгә кайтып керде. Хуҗабикә дә аны сөенеп каршы алды. Чәе кайнаган, мичтә бәлеше пешкән, хуҗаны гына көтәләр.
Галиевлар гаиләсен авылда белмәгән кешеләр юктыр. Бер гаиләдә әби, әти-әни, балалар – өч буын вәкиле, үзара аңлашып, дус, тату булып яши алар. Бер-берсен хөрмәтләүләре гаиләдә булган җылы мөнәсәбәтләр, ягымлы күз карашларыннан сизелеп тора. Тату гаилә - бәхетле гаилә. Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Кешенең иң зур бәхете- аның гаиләсе ул. Йортның өлкән кешесе Таһирә әбигә, киленнәре Гөлназ апага яшьлектә тормыш сикәлтәләрен шактый урап узарга туры килә. Шуңа да алар бергәләп тапкан бәхетнең кадерен белеп яшиләр.
Гаиләдә без бәхетле
Таһирә әби яшьтән ике баласы белән ялгыз кала. Тормыш арбасын берүзенә тартырга туры килә. Авылның дуңгыз комплексында хезмәт куя ул. Ике бала өйдә, җиде яшьлек олы кызы кечкенә энесен карый. “ Сыер, тавык-чебеш, күпләп каз үстердем. Ярый ла авылда яшәүче ике абыем ярдәмгә килә иде. Икмәген, печәнен, утынын алып кайтырга, урнаштырырга булыштылар. Ул вакыттагы авырлыкларны сөйләсәң, бер китап язарлык, кызым”,-ди Таһирә әби. Бүгенгесе көнне шөкерана кылып яши ул. Өч оныгын да бик ярата, бәхетле булуларын тели. Олы кызлары Ландыш педагогика, уртанчы уллары Инсаф
автотранспорт көллиятендә белем ала. Ландыш практика үтәргә дип авылга кайткан әле. “Әти-әнием белән горурланам, бик тырыш алар. Ялларга кайтканда кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Авылда эш бетми инде ул”,-ди кызлары.
Барысы да эштә булганда кечкенә оныгы белән өйдә кала әби, алдына утыртып рәхәтләнеп сөя ул аны. Тегесе дә “әбием бик яратам сине” дип сырпалана. “Киленем белән егерме ике ел яшибез. Бик әйбәт ул, үз кызым кебек күрәм. Үпкәләшсәк тә зурга җибәрмибез, дуслашырга тырышабыз”,-дип килененә тел-теш тидерми Таһирә әби.
-Минем гаиләмдә җылы, дустанә мөнәсәбәтләр күпләрне сокландырырлык. Унтугыз яшемдә килен булып төштем монда. Ирем Чулпан белән авыл сабантуенда таныштык. Ярты ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Ирем миңа зур бер терәк, киңәшчем булды. Гомер буе шулай дәвам итә”,-дип сүзгә кушылды киленнәре. Гөлназ апа яшьли әнисез кала. Бу гаиләгә килеп керү белән үзендә ышаныч көче тоя. Кайнанасын үз әнисе кебек кабул итеп, ирен бәхеткә күмеп яши бүген. “Бәхет дигәнең беркайчан да күктән төшми, аны булдырырга һәм сакларга кирәк. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, бер-беребезнең күңелен күреп, кечкенә генә шатлыкка да сөенеп яшибез без”,-ди Гөлназ Галиева.
Күмәк көч тау күчерә
Гаилә элек-электән үк күп мал асрап яшәгән. Шуның янында каз-үрдәген, тавык-чебешен дә үстергән алар. Үзләреннән арткан сөтен, каймагын, эремчеген ясап Казанга кадәр алып барып сатканнар. Уйлап киңәшләшкәннән соң 2017 елда крестьян фермер хуҗалыгын ачып җибәрәләр. Эш башлап бер ел үткәч “Башлангыч фермер” грантын да оталар. Авыл башында җир сатып алып бик зур гына ферма төзеп куялар. Анда савым сыерлар асрыйлар. Бүгенгесе көндә 300-350 литр сөт савып тапшыра икән алар. Фермада утыз тугыз баш маллары бар. Шуларның егерме алтысы савым сыеры, калганы бозаулар. Киләчәктә илле башка кадәр җиткерергә исәпләре. “Ферманы бик оста итеп салып куйдылар. Уңган, тырыш гаилә. Кайчандыр әле бергәләп сыер сауды алар. Хәзер ярдәмчеләре бар”,-ди җирле үзидарә башлыгы Анатолий...... . Ярдәмгә өч кешене эшкә алалар. Берсе Гөлназ апа белән бергәләп сыер сауса, икенчесе җыештыра, чистарта. Ә тагын берсенә тракторны тапшырганнар. Чулпан абый белән алар икәү малларны ашаталар. Шуның кадәр малны туйдыру өчен күпме печән һәм икмәге кирәк. Ул мәсьәләне дә хәл иткән алар. Алтмыш гектар җирдә печән чәчеп, бөртекле иген культурасы үстерәләр. Аларны җыеп урнаштыру өчен чәчкеч, чапкыч, пресслау җайланмалары да бар.
Күмәк көч тау күчерә, диләр. Бергә булгач эшләре дә, тормышлары да гөрләп бара аларның. Аларга карап сокланасы гына кала.
Автор Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Нет комментариев