Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Фермерларыбызның хакимият белән очрашуы уңай нәтиҗәләргә нигез

Дөресен әйтергә кирәк, районыбыз җирлегендә эшләп килүче фермерларыбызның хакимият белән мондый очрашуы күптәннән булганы юк иде.

Барыбыз да бүгенге тормышта авыл хуҗалыгы тармакларын үз итеп яшәгәнгә, бу инде күптәннән өлгереп җиткән мәсьәлә иде. Яңа килеп эшли башлаган район башлыгы Радик Ислямовның да бүгенгесе көнне авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләргә йөз белән борылуын зур сөенеч дип бәяләрлек. Чөнки, без дә  мондый аралашуларның тавыш-тынсыз һәм тиз генә үткәрелүенә тәмам күнеккән идек, шуңа күбебез формаль очрашуга әзерләнеп килдек. Ә ул исә киң кырлы һәм шактый бай эчтәлекле булды. Гадәттәгечә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марат Мингалиевнең узган елга хисап докладында,  район башлыгы тарафыннан бик еш бүленеп ачыклыклар кертүгә, ә бер ишесенә шунда ук үз төзәтмәләрен белдерергә туры килде. Беренче чиратта, районыбыз җитәкчесе бүгенгесе көнне фермерларыбызның сөт җитештерү юнәлешендә үз мөмкинлекләреннән түбән эшләүләренә нык борчылды. Шуңа ул докладның бу өлешен кат-кат бүлдерергә мәҗбүр булды һәм залдагыларга, бүгенгесе көнне республикада сөтчелек буенча нык артта сөйрәлүебезнең сәбәбе нидә, дигән сорау куеп үзе үк аңа җавап табарга омтылды.

(тулысынча газетадан укый аласыз)

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев