Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

“Бәхетле булыйк һәм бәхетле булырга тырышыйк”

 Күптән түгел район үзәк китапханәсендә “Кайнанам – талмас канатым” исемле кичә булды.

 Кунакка район үзәгеннән һәм авыллардан әниләр, апалар, киленнәр, кайнаналар килгән иде. Зал бәйрәмчә бизәлгән,  “Килен төшсә, төкле аягы белән төшсен” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган.

- Язны матур дибез. Бәлки ул хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр. Сезгә чын  йөрәктән бәхет,  сәләмәтлек,  озын гомер  телибез. Тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын, һәм шатлык белән тулып булсын,-дип матур теләкләр белән бәйрәмне ачып җибәрде әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Хөсәенова. 

Килгән кунакларның һәрберсе ике, өч яисә дүрт бала үстергән, араларында инде оныкларын тәрбиялләүчеләре дә бар. Аларның күбесе гаиләнең бөтенлеге, иминлеге сагында торган, яшьлегендә үрнәк килен, картлыгында үрнәк кайнана булган аналар. Бәйрәм кичәсендә кыз чак, килен чак, ирем – тормыш терәгем, ана күңеле балада, мин кайнана темаларына эчкерсез сөйләшү, аралашу, фикерләр белән уртаклашу булды. Һәрберсе үзенең үткәнен искә алды, кызыклы вакыйгалар сөйләде.

Килен белән кайнана арасында бик күп тәҗрибә туплаган гаиләләрнең берсе Иске Арыш авылыннан Гөлсем апа, аның килене Зәмзәмия, Зәмзәмия килене Минзәлия Зәйнуллиналар  килгән иде бу кичәгә. 

-Бер авылда яшибез, үзара да бик тату без. Әни безнең бик иҗади кеше, аның киңәшеннән бер дә чыкмыйбыз, өйдә дә берәр эш башлар алдыннан нишлибез балалар, дип сорыйм мин. Аллага шөкер, бүгенге көнебез көйле генә бара,- ди Зәмзәмия апа. “Минем ирем биш балалы гаиләдә иң олысы булган. Кайнанам икенчесен тапкач, олысын күкрәктән аеру өчен әтисе-әнисе янына төшергән. Менә шунда яшәп калган ул. Мин әби белән бабайга 19 яшьтә  килен булып килдем. Бар эшкә дә бабай өйрәтте. Бик акыллы иде ул. Андый кеше юк бу дөнҗяда. Алар олыгайгач та мин дә аларнгы кадер-хөрмәт белән тәрбияләдем, соңгы юлга озаттым”,-ди сөйли хатирәләрен яңартып Гөлсем апа.

Килен хезмәте дигән төшенчәгә ничек карыйсыз? Мактаулы килен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Кайнана белән ничек уртак тел таптыгыз? кебек сорауларга да бергәләп җавап табылды бу кичәдә. Һәркем үз тәҗрибәсеннән чыгып үз кыйссасын сөйләде, яшьрәк киленнәргә үрнәк алырлык мисаллар күп булса, яшләрне тыңлап өлкәннәребез дә алар белән горурланып утырды. “Ир- тормыш терәге. Ир белән хатын тату яшәгәндә генә гаилә бер бөтен була” – әлеге темага да кызыклы гына фикер алышулар булды. Балалар, оныклар тәрбияләү буенча да киңәш-тәкъдимнәр күп әйтелде.

-Хөрмәтле кайнаналар, киленнәр, бүген без сезнең белән гаиләне тотрыклы итүнең күп серләрен ачтык. Гаилә тормышын  нечкәлек, зирәклек, осталык, сабырлык белән корган киленнәргә, кайнаналарга рәхмәттән башка сүз юк. Рәхмәт сезгә бүгенне кичәгә килүегез, гади тел белән үз тәҗрибәгезгә таянып, үтемле итеп, үз тормыш мисалларыгызда сөйләп бирүегез өчен,- дип рәхмәт сүзләрен җиткерде   алып баручы кичәне тәмамлап.

                                     

 Гөлназ Зарипова.

 

  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса