«Талантлы син, кеше туганым!» шигаре белән бара торган “Ныклы гаилә” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Туган телне саклау, ана телендә аралашу, районыбызның талантлы шәхесләрен барлау, милли традицияләрне һәм йолаларны барлау һәм аларны үсеп килүче яшь буынга тапшыру максатыннан, “Бистә йолдызлары” клубы уңышлы эшләп килә. Күгәрчен, Алан-Полян, Балык Бистәсе, Тәб.Чаллы Мәдәният йортларында берсеннән-берсе эчтәлеклерәк әдәби-музыкаль кичәләр узды. Соңгысы 24 октябрьда Күки авылы Мәдәният йортында шаулап-гөрләп үтте.
Бәйрәмчә бизәлгән, халык белән тулы залда талгын гына көй агыла. Сәхнәгә кичәне алып баручы Гөлия Кәримуллина чыга. Әлеге чараның максаты, анда катнашучылар белән таныштыра.
Тормыш итәр өчен табигать кешегә нинди дә булса сәләт бирә. Ә менә талант бик сирәкләр өлешенә генә тия торган бүләк.
Кичәне “Ике гөлем” җыры белән республика җыр фестивальләре лауреаты Сергей Фалин башлап җибәрде.
Балык Бистәсендә гомер-гомергә талантлы халык яши. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәллүр каләм” иясе, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина әнә шундыйларның берсе. Миргазиз Укмасыйлардан күчкән шагыйрәлек мирасы дәвам итә.
Шагыйрь сәхнәгә күтәрелә икән, аннан мәгънәле сүз көтә халык. Фәлсәфи фикергә, уйландыра торган аһәңнәргә, гыйбрәтле диалогларга бай шагыйрәнең иҗаты. Яңа гына “Казан утлары” журналында дөнья күргән шигыри хикәятләре дә шуңа мисал. Җырлар да иҗат итә. Бүген дә үзе язган “Сөю ” җырын башкарды. Баянда районыбызның талантлы гармунчысы Марсель Җәләлов уйнады.
Кеше гомере серле йомгак кебек сиздерми генә сүтелә. Язмышына ни язганын, йомгагының ни зурлыкта булуын, яшәр өчен күпме вакыт бирелгәнен беркем белми. Ә тормыш йомгагын җайлы гына, җепләрен чуалтмый гына сүтәсе килә. Ямаш авылында туып- үскән, Күки мәктәбе директоры булып эшләүче Халидин Әхәтовның тормыш йомгагына ерактан гына күз салдык. Биш яшьлек чагында әтисе Самат каршында беренче имтихан тотканы исендә калган. Гармунда үзе откан көйләрне уйнап күрсәтә ул аңа. Әтисе ясаган кубыз, курай, фанер балалайкаларда көй чыгарырга азаплану, төрле гармуннарда уйнарга өйрәнү гаҗәеп кызык тоела.
Армиядә хезмәт иткәндә дә музыкадан аерылмый. Алман илендә хәрби оркестрда хезмәт итүе җитди музыка белән шөгыльләнүгә юл ача. Үзлегеннән алман телен өйрәнүе йомгакның чорнала башлавы гына булган икән.
Үзе иҗат иткән көйләр белән халык күңелен яулаган, талантка бай Халидин күп кенә уен коралларында бик матур итеп уйный. Бүген дә аның саксафонда “Кышкы романс” композициясен башкаруын тыңлап хисләндек.
Күки китапханәсе хезмәткәре Рәмзия Равил кызы Бәдриева буш вакыты булса шигырьләр язарга ярата. Бу сәләт абыйсы Дамир Равил улы Бәдриевтә дә бар.
– Шигырьләр язу күңел халәтем. Төрле кичерешләремне, серләремне кәгазьгә төшерәм дә, бушанып калам, – ди Рәмзия ханым. Табигатьнең матурлыгына, әниләрнең сабырлыгына сокланудан туган шигырьләрен укыды ул.
Ямаш авылыннан Данис Гәрифуллинның “Карлы миләш”, Илмир Гайнетдиновның “Җанымда яз булып кал әле!” җырларын, Күки авыл остабикәсе Рәхилә апа Галимбикованың “Мәҗлес хуҗасына” мөнәҗәтен тыңлагач, тагын бер кат: афәрин, “Талантлы син, кеше туганым!” дип кабатлыйсы килде. Татарга гына хас бу моң – Аллаһы Тәгаләдән иңгән аһәңдер мөгаен!
Күки мәктәбе җыр-бию түгәрәге җитәкчесе Лилия Ризаеваның “Гармун теле” җыры да кичәгә ямь өстәде. Кечкенәдән үк җырчы булырга хыялланып үсә Лилия һәм шушы хыялына тугърылыклы булып, җырлап яши. Республика һәм район күләмендәге чараларда лауреат дипломнары белән бүләкләнгән җырчыбыз 2017 нче елда “Җырлыйк әле!” конкурсында җиңү яулады.
Татар халкы элек-электән тальян гармуннарга кушылып җырларга яраткан. Шуңа да Күки авылының данлыклы гармунчысы Рафил Мөбәрәкша улы Мөхәммәтшинны сәхнәгә каба-кабат чакырдылар. Халык көйләренә тезмә аның башкаруында аеруча моңлы яңгырады.
–Үскәндә гел гармун сорап аптырата идем. “Гармун түгел, велосипед та чыдамый сиңа”, дип башта алмый ялындырдылар. Ә инде гармун алып биргәч, шатлыкның чиге булмады. Уйнарга бик тиз өйрәндем. Сабантуйда яулык җыю, солдат озату кичәләре, кичке уеннар, туйлар минсез үтми иде, –дип искә алды ул.
Ямаш авылы мәдәният йортында 2014 елдан бирле “Чишмә” балалар фольклор ансамбле эшләп килә. Ансамбль халыкара, республика фольклор фестивальләре лауреаты булды. Аны Ямаш авылы Мәдәният йорты мөдире Исламия Сафина җитәкли. Бүгенге кичәдә алар “Куян мамыгыннан шәл бәйләү” күренеше белән чыгыш ясадылар. Бу шөгыль дә акырынлап онытыла бара. Тиздән йола булып кына калыр да...
Милләтләрне зур тарихлы итүче факторларның берсе тел булса, икенчесе – гореф-гадәтләр. Тарихыбыз милли традицияләрдә ачык чагыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендәге “Бистә йолдызлары” клубы да талантларыбызны барлый, йолаларыбызны яңарту юнәлешендә эшли. Халыкка үз талантларын күрсәтү, алар күңелендәге җәүһәрләрне түкми-чәчми яшь буынга җиткерү, гаиләләребезнең ныклыгын, татулыгын арттыру, уңай мисалларны үрнәк итеп күрсәтү, талантларга ачылу, үсү мөмкинлеге бирү белән шөгыльләнә. Бик уңай шәй, әлбәттә.
Роза Гариф.
фото автордан.
Нет комментариев