Биектаулыларның биек үрләре бар
Авыл һәм кеше

Биектаулыларның биек үрләре бар

Тагын Биектау диярсез инде! Нишлисең, кулга алып сөйләрлек күрсәткечләре, киңәшләшер эш-тәҗрибәләре, башкаларга үрнәк булырдай уңышлары белән балкый бүген авылның мәгариф учагы! Мәктәптә укыту-тәрбия темасына багышланган семинарлар, укучылар көчендә әзерләнгән төрле чара, бәйгеләр күпләрне сокландырырлык югары дәрәҗәдә үтә. Ә иң мөһиме-уку елы ахырында ясалган нәтиҗәләр... Ә бит боларның барысына ирешер өчен...

Якты маяк

Быелгы уку елына зур сөенечләр белән аяк басты биектаулылар. 2015-2016 елгы нәтиҗәләр мәктәп коллективына гына түгел, район мәгариф бүлегенә дә горурлык китерде. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән үк укыту-тәрбия эшенең нинди дәрәҗәгә куелуы турында ачык фикер йөртергә була. Бу җәһәттән Биектау гомум белем бирү мәктәбе райондагы белем йортлары арасында иң алдынгылар рәтендә. Узган уку елында өлгергәнлек аттестаты алып чыккан егет һәм кызлар рус теленнән уртача-76,2, ә математикадан 60,6 балл җыйганнар. Бу район гомуми күрсәткеченнән шактый югары. Сайлап алынган фәннәр буенча да сынатмаганнар чыгарылыш укучылары. Ә 9 нчы сыйныфлар исә математика һәм рус теленнән 100 процент сыйфат өлгерешен биргәннәр. Чыгарылыш сыйныф укучыларының өчесенә өлгергәнлек аттестаты белән бергә РФның «Укудагы аеруча уңышлары өчен» медале дә тапшырылган.
-Әлеге нәтиҗәләрдә педагогик коллективның тырышлыгы күренә, якты йөзе чагыла. Биектау мәктәбен бүген башкаларга юл күрсәтүче маяк дияр идем мин. Укыту системасына нинди генә яңалыклар кертелмәсен, баланы шәхес итеп тәрбияләү, аңа аң-белем бирү, табигый сәләтен үстерү укытучы иңнәренә салынган. Бигрәк тә хәзерге заман баласына белем бирү өчен укытучы төпле акыллы, тирән гыйлемле, зыялы булырга, заман белән бергә атларга тиеш. Биектау мәктәбендә исә әнә шундый педагогик коллектив тупланган,-ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков.
Әйе, бердәмлектә көч дип, юкка әйтмәгән шул халык. Төпле белем бирүне, үрнәк тәртипне тәэмин итәр өчен көчле педагогик коллектив кирәк. Ә биредә аның нигезен сыналган кадрлар тәшкил итә.
Үр менү җиңел түгел
Җиңүләр җиңел генә яуланмый әлбәттә. Укучылар ел дәвамында төрле бәйге-конкурсларда, фәнни олимпиадаларда катнашып үзләренең белем дәрәҗәләрен, сәләтләрен тагын да ныгыталар. Монда инде алар белән шөгыльләнүче мөгаллимнәр тырышлыгын әйтми мөмкин түгел. Татар теле һәм әдәбиятыннан укучыларны олимпиадаларга әзерләгән Гүзәлия Гарипова, Миләүшә Шәйхетдинова, биологиядән Габдулла Бәдретдинов, математикадан Людмила Валиеваның хезмәте күркәм уңышларга китерде. Татар теленнән 4 сыйныф укучысы Фәридә Сибгатуллина-призер, 5 сыйныф укучысы Зифа Шәйдуллина-җиңүче, 8 сыйныф укучысы Адилә Мөхәммәтханова татар әдәбиятыннан-җиңүче, биология фәненнән 9 сыйныф укучысы Рәмис Гыйлемҗанов һәм 11 сыйныф укучысы Айсылу Хәйриева-призерлар, шулай ук Айсылу Хәйриева математикадан җиңүче булганнар икән, бу инде бергәлекнең татлы җимеше. 9 сыйныф укучысы Айсылу Галимованың Каюм Насыйри исемендәге XIV фәнни-тикшеренү укуларында катнашып, 1 нче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнүе дә мәктәпкә якты нур булып сибелде.
Әнә шулай мәктәп, район күләмендә үткәрелүче фән олимпиадаларында, төрле чараларда укучыларның теләп, актив катнашуы һәм югары күрсәткечләргә ирешүе педагогик эшнең дөрес оештырылганлыгын янә бер тапкыр раслый.
Директор оста менеджер, зирәк укытучы да
Биектау мәктәбендә булганда "Туган як" музеендагы "директорлар шәҗәрәсен"нә игътибарымны юнәлттем. Бүгенге көндә коллектив белән идарә итүче Рәмзия Госман кызы Камалиева унтугызынчы директор икән. Бирегә килгәнче шактый тәҗрибә туплаган ул: туган авылы Чаллыбашта мөгаллимәлек иткән, соңрак район мәгариф бүлегендә методист, аннан соң мәгълүмати-методик үзәк директоры булып эшләгән һәм менә өч ел янәдән җитәкчелек вазыйфасында. Хезмәте хакында ирешелгән уңышлары сөйләсә, коллектив, әти-әниләр арасындагы хөрмәт дәрәҗәсе исә елдан-ел арта. "Таләпчән, энергияле, оста оештыручы",--диләр аның хакында. Һәркем белән уртак тел таба алган, олыны олы иткән, кечеләргә ихтирамлы карашта булган җитәкчене хөкүмәтебез дә югары бәяләгән. Нәтиҗәле һәм тырыш хезмәте өчен быел укытучыларның август киңәшмәсендә Рәмзия Камалиевага Россия Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылган. Дистәләрчә Рәхмәт хатлары янына әнә шундый мәртәбәле бүләк өстәлгән.
-Бүләкләнү бер яктан олы хөрмәт булса, икенче яктан зур җаваплылык та йөкли. Димәк, без тагын да яхшырак, нәтиҗәлерәк эшләргә тиешбез,-ди ул елмаеп.
Мәктәп директоры бүгенгесе көндә оста менеджер, зирәк укытучы сыйфатларын да берләштерергә тиеш. Шулай булганда гына аның эше җайлы, уң бара. Бу яктан Рәмзия Камалиеваның сынатырлык гамәлләре юк. Хәер, менгән үрдән түбән төшү биектаулыларга хас булмас иде. Киләчәктә дә күркәм уңышлар насыйп булсын, сөенеч-шатлыкларыгыз тагын да артсын дигән теләктә без.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотосы.

Нет комментариев