Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе Яңа Арыш авылы мәдәният йортында күңелле очрашу үтте

Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы мәдәният йортында чын күңелдән сөйләшү, аралашу кичәсе узды. Бәйрәм чын җир хуҗасы, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, авылыбызның искитәрлек кешесе, үзенең хезмәте белән дә, тормышта яшәү рәвеше белән дә күпләргә үрнәк булган шәхес Үзбәк Габдрахман улы Мусинның иҗат эшчәнлегенә багышланган иде.

 “Хезмәтенә күрә- хөрмәте”,- ди халык. Үзбәк абый хезмәте белән хөрмәткә лаек кеше. Аның башкарган эшләре күпләргә үрнәк. Ул, үз-үзен аямыйча, бар көчен, тырышлыгын куеп, туган авылына хезмәт иткән шәхес. Гомер буе туган җирне сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләрнең берсе. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ул Хезмәт Даны орденнары , күпсанлы медальләр, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Күп тапкырлар Татарстан сабанчылары бәйгесе җиңүчесе дә. Әлеге шәхескә сокланмый мөмкин түгел. Быел аларның Рузилә апа белән тормыш корып яши башлауларына да 45 ел булган. Өч бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озатканнар. Рузилә апа гомере буе авылыбызда шәфкать туташы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан кеше. Шушы дәвердә аның шифалы куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәтлек биреп тормышка кайтарган! Ул авылыбызның хөрмәтле, ихтирамга лаеклы кешесе.

Әлеге бәйрәм кичәсен өлкән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нүрзидә Хөсәенова алып барды. Ул Үзбәк абыйның тормыш юлы, эшчәнлеге хакында бик күп фикерләрен җиткерде. Җирле үзидарә рәисе Хәлим Сәлимҗан улы Зарипов, Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе җитәкчесе Айнур Илтөзәр улы Мифтахов чыгышлары үзенчәлекле булды. Алар юбилярга мактау сүзләрен җиткерделәр, эшчәнлеге турында сөйләделәр. Үзбәк абыйның хезмәттәшләре дә биредә иде. Алар һәрберсе юбилярның тырыш хезмәте хакында җылы фикерләрен әйттеләр, хезмәтен олыладылар.

Халык “Мирас” ансамбле чыгышын да бик яратып кабул итте. Ансамбльнең барлыкка килүенә дә быел бер ел! Ә ансамблебезнең оста гармунчысы Үзбәк абый үзе. Ул безгә бик кирәк һәм терәк. Нини генә җыр башкарсак та, Үзбәк абый һәрвакыт кулына тальянын алып уйный башлый. Кичәдә Фәнзилә Имамиеваның, Гөлнур Гәрәева, Кәүсәрия Зыятдинова, Ишмөхәммәтова Фирдания, Шамил Гатауллин, Динар Зыятдинов, Гөлүзә Ситдикованың башкарган җырлары күңелгә хуш килде. Кичәдә юбиляр үзе дә шигырьләрен башкарды. Аның чыгышын тыңлап торсаң, исең китәрлек. Ул- чын талант иясе, аңа тиңнәр юк . Башкарган шигырьләре йөрәккә үтеп

керердәй эчтәлекле, сөйләме зәвыклы иде. Шулай ук, Г.Камалның “Бүләк өчен ” комедиясе дә сәхнәләштерелде. Халык бик җылы кабул итте. Бу көнне юбилярга бик күп рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ахырдан бергәләшеп чәй табыны артына җыелдык. Бәйрәм кичәсе бик күңелле, истә калырлык узды. Сценария авторы, кичәнең алыштыргысыз алып баручысы Нүрзидә Хөсәеновага, ансамблебезнең җитәкчесе Фәнзилә Имамиевага олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез. Үзбәк абыйга саулык, бәхетле озын гомерләр, тигез тормыш телибез. Әле күп еллар бергәләп сәхнәләрдә балкып эшләргә һәм яшәргә язсын иде , -дигән теләктә калам.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса