Балык Бистәсе районы Анатыш авылы гражданнар җыенында ни хакта сөйләштеләр
Бүген Анатыш авыл җирлегендә 2020 елда үзара салым кертү буенча гражданнар җыены булып узды. Алдагы елларда әлеге мәсьәлә референдум рәвешендә үткәрелсә, хәзер федераль һәм Татарстан Республикасы кануннары нигезендә шушы җыеннарда хәл ителәчәк.
- Бүген бирегә авыл җирлегендә хәл ителәсе мәсьәләләргә битараф булмаган кешеләр җыелды,-диде авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев. Җыеннар 3 этапта үткәреләчәк. Бу ниндидер сәбәпләр аркасында катнаша алмаучыларның да фикерен белү өчен эшләнелә. Шиланка авылында җыен 13 нче ноябрьдә узачак. Үзара салымнан җыелган акчага дәүләт ярдәме өстәлгәннән соң авыл җирлегендә билгеле бер күләмдә эшләр башкарып була. Мәсәлән, 2019 нчы елның әлеге салым акчасына су үткәргечләрдә задвижкалар урнаштырылды, авыл эчендәге урам юлларының бер өлешенә каты катлам түшәлде, җәяүлеләр йөрү өчен асылмалы күпер төзекләндерелә.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа