Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балыкбистәлеләр йорт кошлары да табыш китерә дип саныйлар

Хәзер авыл халкы мөгезле эре терлекләр асрау белән беррәттән, күпләп кош-корт үрчетеп тә гаилә бюджетына табыш кертә. Тырышлык, булдыклылык галәмәте ул.

Олы Елга авылында яшәүче Нурислам Мингалиевларның күркә үстерү белән шөгыльләнүенә инде берничә ел. Алар үрнәгенә кушылучы райондашлар да бар икән. Шумково авылыннан Сергей һәм Татьяна Никитиннар да быел җәй башыннан 53 баш каз, 67 күркә бәбкәләре алганнар.
- Барысы да үсте. Казлар үрчетү белән азмы-күпме тәҗрибәбез бар иде инде, ә менә күркәне быел беренче ел гына алдык, - ди хуҗабикә.
Көр-таза булып җитешкән, шактый авырлык җыйган күркәләрне район үзәгендә үткән ярминкәдә дә халыкка тәкъдим итте алар.
- Итләрен урнаштыру белән проблема юк, сораучылар бик күп, күрше-тирә Мамадыш, Балтач районнарында да яратып алалар. Ә гаилә кассасына акча күпме керсә дә, беркайчан артык булмый, - ди Никитиннар.
Әйе, тормыш муллыгының нигезендә тырышлык ята. Югарыда әйтелгәннәр әнә шуның бер мисалы инде.
Фәрваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев