Балык Бистәсе районы Күки авылында халык ничек яши? Журналистыбыз шул сорауга жавап эзләде
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе районы Күки авылында халык ничек яши? Журналистыбыз шул сорауга жавап эзләде

Авыл җирлеге Советының төп бурычы булып халыкның көнкүреш, яшәү шартларын яхшырту тора, дип уйлыйм. Авылларга чыгу белән иң беренче йортларның матурлыгы, юлларның төзеклеге күзгә чалына.

Аннан авыл халкының ничек яшәве белән кызыксынасы килә башлый. Шундый уйлар белән Күки авылын урадык, кешеләр белән очрашып сөйләштек.

Әлеге авыл гомер илә һөнәрчелек белән көн күргән. Балта осталары, чана ясаучылары тирә-юньдә генә түгел, башка төбәкләрдә дә үзләренең эш-гамәлләре белән аерылып торганнар. Икенче төрле әйтсәң, аларның үзләренә генә хас иҗади кул алымы булган.
Кеше ничек яши, нәрсә белән шөгыльләнә?
Авылда 580 кеше яши, 260 хуҗалык бар. халыкның яртысы яшьләр. Җиде өлкән кеше 90 яшьне узган. Быел мәктәп исә тугыз еллыкка калган, анда 32 бала белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге алты бала балалар бакчасына йөри. Төп проблема эш урыны булмау.
- Авыл халкы мал-туар, кош-корт асрап көн күрә. Ир-атлар читкә чыгып акча эшли. Чананы, тәрәзәләрне заказ булганда гына эшлиләр. Аларга мохтаҗлык күпкә кимеде. Элегрәк шәһәргә сөт, каймак, эремчеген алып барып саталар иде. Хәзер сөтне авылга килеп җыеп алып китәләр,-ди авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов.
Дүрт гаилә дүртәр сыер тота икән. Итлеге өчен берничә эре мал асраучылар да бар. Алты-җиде гаилә күпләп сарык асрый. Йөз, йөз иллешәр каз үстерүчеләр бар араларында. Ни дисәң дә, эш юк дип кул кушырып утырмый авыл халкы. Җаен таба, эшен таба, тырышып көн күрә. Авылда утыз шәхси, дүрт чылбырлы трактор, унсигез йөк машинасы гына бар. 107 кеше җиңел машинага ия. Димәк, һәр йортның үз техникасы бар дигән сүз.
Авыл йөзе- күңел күрке
Авылга кергәндә таш җәелгән урамнарны күреп гаҗәпләнгән идек. Таш юллар бер авыл башын икенчесе белән тоташтыра. "Халыктан җыелган үзара салым һәм спонсорлар ярдәме белән узган ел, быел да юллар төзекләндерү эше белән мәшгуль булдык. 1200 метры салынган иде, быел өстәмә 1400 метрын төзедек. Халык телендә әйткәндә, авылның "Чәкәнәй", "Урталык ягы" юллы булды. Иң озын урамнар шуннан уза. "Ташлык" ягына гына юл саласы калды. Анысын да эшләсәк, авылда юл проблемасы берникадәр дәрәҗәдә хәл ителде дип әйтергә була", - ди хуҗа, эшләренә сөенеп. "Чиста су" программасы ярдәмендә 94 хуҗалык сулы булган. 2017 елда су кертү мәсьәләсен тәмамларга планлаштыралар. Баганаларда яктырткычлар кую эшен дә хәл итеп киләләр. Бүген 36 ноктада лампочкалар яна.
Авыл җирен чишмәләрсез күз алдына китереп булмый. Өендә краннан су агып торса да, халык эчү өчен суны чишмәдән ташый. Бу авылда унбишләп чишмә исәпләнә. Ел дәвамында авыл җирлеге аның барысын да чистартып, төзекләндереп чыгуны максат итеп куйган. Халык һәм спонсорлар ярдәмендә "Ташлык", "Мәдрәсә", "Яңа Уразай" исемле өч чишмә заманча төзекләндерелгәннәр. Кирпеч, таш белән ныгытылганнар. Авыл кешесе җирлектә барган үзгәрешләргә битараф түгел. Бергә җыелып, бигрәк тә ахыргы елларда зиратларны чистарталар, яңарталар. Мәчет тә игътибар үзәгендә, спонсорларның берсе аның капка һәм коймаларын яңарткан. Икенчесе мәчет, зиратка койма ясау өчен унбиш тимер торба китерткән. Спонсорларның күбесе нәкъ шушы авылдан чыккан егет һәм кызлар. Араларыннан Марат Фәсхиев, Гөлнур Шәрипова, Алмаз Галәветдинов, Дамир Хәсәнов, Илһам Бәдретдиновны аеруча мактап телгә алды авыл җирлеге башлыгы.
Дөрес, әле җирлектә хәл итәсе проблемалар да юк түгел. Фельдшер- акушерлык пункты иске хәлдә, мәдәният йорты бөтенләй юк. Эш урыннары булмагач яшьләрнең сирәге генә авылда кала. Югыйсә, авылның тотнагы, киләчәге нәкъ шул яшь буынга барып тоташа бит. Авыл җирлеге башлыгы әлеге проблемалар эчендә кайный. Барысын да уйлап күңелдән кичерә, чыгу юлларын барлый. "Юллар салынды, чишмәләр төзекләндерелде, мәдәният йорты төзисе бар әле", - ди ул. Булсын дип янып йөргән хуҗаның максаты, планнары зурдан әле. Халыкка эш урыннары булдырасы, балалар өчен мәйданчык ясыйсы, калган чишмәләргә дә капиталь ремонт үткәрәсе бар. "Авыл халкы теләктәшлек белдерсә, спонсорлар ярдәм итсә, бергәләп ярдәмләшеп эшләргә була анысы", - ди хуҗа.
Гөлназ Зарипова.

Нет комментариев