“Бал кортыдай эшчән  булсаң гына...” (фотолар)
Авыл һәм кеше

“Бал кортыдай эшчән булсаң гына...” (фотолар)

Табигатьтә һәр фасылның кабатланмас үз матурлыгы бар. Язгы ләйсән яңгырлар, күктәге салават күпере, кышын кар бөртекләрендәге мең төрле бизәкләр, җәйгә чыксаң болын-кырлардагы чәчәк, үләннәр төрлелеге үзләре үк серле могҗизага тиң. Бары күрә белергә генә кирәк.

Гөлләр иленнән Гөлкәй

Өзлексез чылтыраган эш телефонын алуга хатын-кыз тавышы ишетелде:

-Полянка авылыннан Рушания апагыз булам мин, наным. Вакытыгыз булса килегез әле безнең якларга да, Гөлкәйләрдәге чәчәкләр дөньясын күрер идегез.

Күңелдәге кызыксынучанлык һәм чәчәкләргә мөккибән җанны тыеп буламыни, эш сәгате тәмамланыр вакыт җитсә дә, иренмәдем, Полянка авылына киттем. Рафис һәм Гөлкәй Әльмиевлар яши торган йорт ишегалдына аяк басуга, колагымда янә Рушания ханым тавышы ишетелгәндәй булды: "Мин генә түгел, бар кеше дә сокланырлык матурлык анда!"

Чыннан да, гүзәллек капка төбеннән үк башлана икән. Тигез итеп тезелгән чәчәк клумбаларында нинди генә төрләр юк?! Мин гаҗәпләнеп карап йөргәндә хуҗабикә үзе дә күренде.

-Матурлыкны барыбыз да ярата,-дип елмайды ул. -Әмма аны булдыру өчен тырышырга, иренмәскә кирәк шул. Чәчәкләр дә пөхтәлек, наз сорый. Иртән күзләрен ачып, кояш баегач керфекләрен йомганнары, киресенчә, кичен тирә-якка хуш ис таратып ачылганнары да бар. Тыйнак кына үскән "Матиола" шундыйлардан. Аның хуш исен бернигә алыштырырлык түгел. Ә менә болары-бакчаны ямьгә күмгәннәре "Хоста", "Китайская роза", "Сальвия", "Гадеция"...

Мин белмәгән чәчәк исемнәрен шактый тезде Гөлкәй ханым. Күпләргә таныш кызыл, ал "Петуния"ләр, горур ак, сары "Лилия"ләр, кызыл "Гвоздика"лар янәшәсендә, без дә монда дигәндәй, зәңгәр күкчәчәк "Василек"лар да кояшка үрелгән. Бер-бер артлы тезелеп матурлык тудырган чәчәкләр дөньясы чыннан да күңелне әсәрләндерерлек.

-Шактый вакытны ала торгандыр бу шөгыль? Төрлелекне арттыру өчен орлыкларны каян юнәтәсез?-дим хуҗабикәгә.

-Орлыкларның күбесен почта аша соратып алам. Яз көне үсентесен хәзерлим. Җылы өй һавасын үз итә алар, туфракка күмүгә баш төртәләр,-ди Гөлкәй ханым. -Аннары көннәр җылынгач бакчага чыгарам. Кайбер үсентеләрне районыбызга килгән сатучылардан да алам. Вакытында суын сипсәң, янындагы чүп үләннәренә баш калкытырга ирек бирмәсәң әнә шулай матур гына үсеп җитә инде алар.

Сере гади генә кебек, әмма әлеге дә баягы тырышлык, эшкә күңелеңне бирү кирәк. Чөнки чәчәкләрдән ары киткәч өстәлләрне сый-нигъмәткә күмәрлек бакча җимешләре башлана. Сабагын сыгылдырган кып-кызыл помидорлар, эре-эре болгар борычлары, уртача зурлыктагы яшел кыярлар-һәммәсе дә өлгергән, җитешкән. Помидор өчен бер теплица булса, кыяр икенче теплицада үсә икән.

-Болай эшләү бик җайлы, үсемлекләргә дә иркен, безгә дә алар арасында йөрү ипле. Уңыш гаҗәеп күп булды. Кыярлар май башында өлгерсә, июнь урталарында инде кызыл помидорлардан авыз иттек. Бүген янәдән өч литрлы 9 банка помидор тозладым. Кыяр, помидор, борыч салатларын да кышка шактый әзерләдек. Помидор орлыкларын почта аша Чиләбедән кайтарттым. Гаҗәеп уңды. Беркөн юри генә олы бер помидорны үлчәгән идек, ярты килограммнан да артык иде.

Бакчачылыктан тыш абзар тутырып мал-туар да асрый, яздан көзгәчә кош-корт та үрчетә бу гаилә. Барысына да ничек җитешәсез дигән соравыма да җавап тиз табылды. Казан медицина университетында укучы студент кызлары Альмира җәйге ялларда әти-әнисенең уң кулы, шулай ук Казанда яшәүче кызлары Эльмира белән кияүләре Илназ да туган якларына еш кайталар, ярдәм кулы сузалар икән. Мул тормышның бәрәкәте әнә шулай һәммәсенә дә җитә.

"Бал кортыдай эшчән

булсаң гына..."

Әльмиевлар гаиләсенә бу әйтем бик килешле яңгырый. Әзергә бәзерне көтеп ятып булмый, җәен тир түксәң, кышын кинәнеп ял итәрсең, ди алар. Йорт эшләрендә хакимлек хатын-кызлар кулында булса, гаилә башлыгы Рафисның төп шөгыле умартачылык икән. Кояш офык артына кергәнче карап кайтыйк дип, без дә умарталыкка юл алдык.

Тегермәнлекнең Җебанай елгасы яныннан сузылган кыр юлы безне туры умарталыкка алып килде. Табигать хозурындагы матурлык биредә башка ягы белән ачылды. Тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй саф һава, рәхәт тынычлык, борынны ярып кергән бал исен әкияти серлелеккә тиңләрлек. Урман аланлыгында урнаштырылган умарта оялары тирәсендә кайнашкан Рафис безне күреп каршыга чыкты.

-Бик вакытлы килдегез, әле менә рамнарны карадым да, өлгергәннәрен алып быел беренче тапкыр бал аерттым,--диде ул, безне өйгә дәшеп. -Уңыш уртача булырга охшаган. Җәй башыннан ук көннәрнең кояшлы, җылы торуы кортлар өчен уңай инде ул. Узган ел әнә юкә чәчәк атканда яңгырларга китте, бал да юньләп булмады.

Җыйнак итеп төзелгән умартачы өендәге тәртип, пөхтәлек беренче булып күзгә ташланса, татлы бал исеннән башлар әйләнерлек. Баксаң, бал куу җайланмасы да янәшәдә икән. Өлгергән рамнардагы бал кәрәзләрдән шунда саркый.

-Яздан бирле шушында кайнашам инде,-ди Рафис. -Яхшы бал алыйм дисәң, үзеңә дә көнне төнне белми хезмәт куярга кирәк. Башта үлгән кортлардан ояларны арындырабыз. Яңаларын урнаштырабыз. Аннары май ахырларында күч аеру чоры башлана. Күч аеруны күз уңыннан ычкындыру ярамый, агачка сарган күчләр ике сәгатьтән ары тормый. Шуңа күрә аларны тубал белән тизрәк җыеп алсаң бер урынына ике гаиләле буласың. Ник дисәң, көчкә-көчкә генә яшәп яткан умарта гаиләсе күч чыгара алмый. Куәтле, таза-сау гаилә генә оча, хәтта бер җәй эчендә ике-өч тапкыр күч аерган умарта гаиләләре дә бар.

-Умартачылык эшен кайдан, ничек өйрәндең?-димен аның сөйләгәннәренә гаҗәпләнеп.

-Балачактан ук,-ди ул, елмаеп. -Түбән Тегермәнлектә әтинең әтисе Әхмәтвәли бабайның без үскәндә 7-8 умартасы бар иде. Шуңа булышып, бал тәмен белеп үстек, умарталар санын да арттырдык. 7 сыйныфта укыганда инде умартачы серләренә шактый ук төшенгән идем. Ә инде үзем ныклап тормышка аяк баскач ул минем төп шөгылемә, табыш кертә торган хезмәтемә әверелде. Полянка авылында гаилә корып яши башлагач та бакчага умарталар куйган идем. Соңрак 70 сутый җир участогын алып эшне киңәйтеп җибәрдем. Хәзер дистә ел инде биредә, умарталар саны да 100 дән артык.

Бал кортлары-тәртип, пөхтәлек яратучы җан ияләре. Әйткәнемчә, алар белән бар тырышлыгыңны куеп эшләргә кирәк. Тиешенчә тәрбияләмәсәң, карамасаң, балсыз да калырга мөмкинсең. Соңгы елларда бал кортларын төрле авырулар бимазалый. Шуңа күрә дә алар күпләп зарарланмасын өчен вакытында чарасын күрү кирәк. Мин рамнарны еш алыштырам. Чөнки рамнар ике елдан соң тәмам искереп инфекция чыганагына әйләнә, каралган рамнарның күзәнәкләре дә вагая. Вак куыштан чыккан корт та вак була, андый корт балны да аз җыя.

-Иң күп табыш алган еллар булдымы соң?

-Мин булганыннан канәгать. Балны табыш артыннан куып җитештергәнем юк. Аның табигый дару икәнен һәм аны сихәтләнер өчен сатып алганнарын да онытмаска кирәк. Ә инде үзем өчен һәр елны күпме бал алганымны аерым дәфтәргә теркәп барам,-диде Рафис һәм киштәгә куйган дәфтәрен кулына алды. -Менә эшли башлаган 2005 нче елны 50 умартадан бер тонна 200 килограмм бал алганмын. Ә 2014 елда 100 умартадан 3 тонна уңыш алынган.

Әйе, карап торышка ансат кына кебек тоелган әлеге хезмәтнең җимешләре татлы бал булып табынга килгәнче, бал корты кебек эшчән, тырыш булырга кирәк шул. Әльмиевлар гаиләсе исә шундыйлардан.

Фәрвәз Каюмова

Автор фотолары


Нет комментариев