Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бай тәҗрибәле игенче Әлфәт Шәйхетдиновка тиңнәр юк

«Кама-Агро» җәмгыяте механизаторы Әлфәт Шәйхетдинов урып-җыю эшләрендә 35 нче сезонын төгәлли

 Без килгәндә берничә комбайн “Кама-Агро” хуҗалыгы  техника утары каршысындагы мәйданда игелгән арпаны суктыруны төгәлләп килә иделәр. 

Хуҗалыкның баш агрономы Газиз Ханов сүзләре белән әйткәндә, биредә көзге һәм иртә сабан культураларын суктыруны инде тәмамлау алдында торалар. Өч комбайн арпаны тәмамлагач Саескан Тавы авылы янәшәсендәге соңгы 330 гектарлы сабан бодаена күчәчәкләр икән. 
-Эш башыннан бездә быел бай тәҗрибәле игенче Әлфәт Шәйхетдиновка тиңнәр булмады. Ул хезмәттәшләре Исмәгыйль Садыйков, Илдар Гаянов, Якуп Биктаһировлар белән әле узган атнада гына  Иске Арыш авылы янәшәсендәге игеннәрне суктыруны тәмамлап кайткан иделәр, -дип каршы алды безне баш белгеч.   Бүгенге урак батыры да янәшәдә икән. Каршы якта бер-берсенә ияреп килүче Евгений Гарифуллин, Илдар Сәгыйров комбайннары артыннан арпаны төгәлләп килүче Әлфәт Шәйхетдинов үзе була инде,  дип алар ягына ишәрәләде. 
Гадәттә, кырда ашлык суктыруны тәмамлау иң тәҗрибәле, остаз комбайнчы җилкәсенә төшә инде ул. Чөнки, алар оста борылышлар ясап, үз вакытында төрле сәбәпләр белән суктырылмыйча калган кырның һәр бер катлаулы участогын яхшы беләләр. Безгә урак батырын кыр читендә озак көтеп утырырга туры килмәде. Әлфәт быел да улы Алмаз белән ашлык суктыра икән. Ул үзенең төп эш урыныннан чираттагы ялын алып әтисенә булышырга килгән. Ни дисәң дә, янәшәңдә эшнең рәтен белә торган ярдәмче булганда урып-җыюда зур тоткарлыкларга юл куелмый шул. Аннары, үзенең дә юбилей елында - 35 нче сезонында урып-җыю эшләрендә сер бирәсе дә килми. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса