Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Авыл җирлегендә калып, матур гомер кичерүче яшь гаиләләр күп Балык Бистәсендә

Гайнетдиновлар Яңа Арыш авылында калып, матур, тату гомер кичерүче яшь гаиләләрнең берсе. Авырлыклардан, җир эшеннән, авыл мәшәкатьләреннән курыкмыйлар. Гаилә башлыгы Фәниснең кулыннан килмәгән эше юк, нәрсәгә тотынса да ахырына чаклы башкарып чыга. Хатыны Гөлсирин дә сабыр, тырыш, аш-су, бәйләү, тегү остасы.

  - Ирем белән күршеләр идек. Безнең гаиләләр кара-каршы гына яшәделәр. Бер-беребезне балачактан бирле биш бармагыбыз кебек беләбез. Киләчәктә гаилә корып, балалар үстерербез дип кем уйлаган бит. Язмыш безне кавыштырып куйды. Аллага шөкер, мин бүген бик бәхетле хатын һәм ана, - дип сөйли Гөлсирин.
Уртак бәхетне табар өчен тормыш сикәлтәләрен шактый урап узарга туры килә аларга. Шуңа да бүген бергәләп тапкан бәхетнең кадерен белеп яшиләр. “Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, үзара аңлашуларга нигезләнә. Шул очракта гына гаиләдә һәркем бәхетле була ала”,- ди алар.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Гөлназ Зарипова. 

 

Авылның күрке — яшь гаилә

 

http://rsloboda-rt.ru/news/avyil-%D2%BB%D3%99m-keshe/avylny-krke-yash-gail

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса