Гомер итү-үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең-ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк.
Бүген бергә гомер итүләренең 50 еллык бәйрәмен-Алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне район мәдәният йортына җыйдылар. Раиса һәм Павел Кузьмичев, Анна һәм Алексей Бухаров, Инна һәм Валерий Спиридоновлар гаиләсе әнә шундый тормышны бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм парлар.
Юбилярларны котларга дип башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рашат Хәбибуллин, пенсия фонды идарсе башлыгы Минзия Валиева килгән иде.
-Район үзенең йолалары, халкы белән бай. Күркәм юбилярларыбыз да аз түгел. Алар үрнәгендә балаларыбызны тәрбиялибез. Сез дә балалар тәрбияләп үстердегез, тормыш юлына бастырдыгыз. Хәзер оныклар, оныкчыкларыгызны тәрбиялисез. Тигезлектә, саулыкта гомер итегез әле, - дип чын күңелдән теләкләрен җиткерде Рашат Хәбибуллин. Ул юбилярларга рәхмәт хаты белән чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Минзия Валиеваның йөрәктән әйтелгән котлау сүзләре дә юбилярларның күңеленә хуш килде.
Әлеге парлар белән якыннан таныштырдылар. Ихтирам һәм мактауга лаеклы икән алар. Алда очраган авырлыкларны җиңеп, киртәләрне әйләнеп узып, бер-берсенә терәк булып матур тормыш юлы узганнар алар.
Раиса һәм Павел Кузьмичевлар икесе дә күп балалы гаиләдә туганнар. Балачаклары сугыштан соңгы чорларга туры килгән. Яшҗләр Солтан авылында танышып гаилә корып җибәргәннәр. Раиса райпода казылык өехында эшли. Ә Павел утыз елдан артык Балык Бистәсе май заводында хезмәт куя. Шул елларда күп нәрсәләр кичерә, югалтулар, авырлык һәм шатлыклар. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары аларга өч онык бүләк итә. "Гаилә мәхәббәт һәм бер-береңне аңлап яшәгәндә генә бәхетле була",-диде Раиса Кузьмичева.
Алексей Бухаровка кечкенәдән үк техника җене кагылган була. Әтисе юлыннан китеп, механизатор һөнәрен сайлый. Анна белән гаилә корып җибәргәннән соң, башкалар кебек Үзбәкстанга эшкә китәләр. Анда бер кыз, бер уллары дөнҗяга килә. Дүрт ел яшәгәннән соң Трой-Урай авылына кайтып урнашалар. Алексей колхозда тракторчы, Анна төрле хезмәтләр башкара. Гаиләне тулыландырып игезәк кызлары дөнҗяга килә. Хәзерге вакытта аларның тугыз оныклары, дүрт оныкчыклары бар. Тормыш иптәшегезне нәрсә өчен яраттыгыз,-дигән сорауга "Тормышчан, яхшы хуҗабикә булганга яраттым Аннаны",-дип җавап бирде Алексей. "Тормышта барысы да булды. Дөнҗялар авыр вакытта балалар үстердек. Хәзер бөтен нәрсә дә бар. Сүзгә килмибез, бер-беребезне хөрмәтләп яшибез",-диде тормыш иптәше Анна.
Инна һәи Валерий Спиридоновлар Гремячка авылында туганнар. Халык әйткәнчә, "Кайда туган, шунда яраган". Иннаның матур җырлавы, үткен, чая булуы Валерийны үзенә гашыйк иттерә. Гаилә корып тату гомер кичерәләр алар бу авылда. ВАлерий слесарҗ, аннан соң механизатор булып эшләгән. Ә Инна алдынгы сыер савучыларның берсе булган. "Хәзерге муллыкта, тынычлыкта гомер буе яшәсәк иде. Тормышта барысы да булды-яхшысы да, яманы да. Без аларны үткәрә белдек",- ди алар. Ике кыз үстерәләр. Бер онык, ике оныкчыкларына сөенеп яшиләр бүген.
Күркәм парларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина котлап үтте һәм аларны почет кенәгәсенә имзаларын куярга чакырды. "Әлеге почет кеәгәсе Загс бүлегендә сакланачак",-диде ул. Юбилярлар әлеге имзалары белән бер-берсенә булган мәхәббәтләрен, хөрмәтләрен расладылар кебек. Шушы мизгелдә дулкынлану кичерде алар.
Алтын туйларына җиткән әлеге матур парлар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып бәхетле картлык кичереп яшиләр. Шушы матур тормышларының рәхәтен күреп тагын да озын-озак гомер итәргә насыйп булсын иде аларга.
Гөлназ Зарипова.
Нет комментариев