Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зәмирә Рәҗәпова: «Малай дигәч кәефем төште»

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова гаиләсендә зур бәйрәм – кичә аларның кечкенә уллары Данилның туган көне иде. Кичә иртән 3 яшен тутырган газиз баласын котлап матур теләкләр язган әни кеше.

 Өч ел элек бала көткән вакыттагы хис-кичерешләре белән Зәмирә Инстаграмда уртаклашты:

«УЗИда малай, дигәч, бераз кәефем төште. Макс гастрольдә иде ул көнне. Шалтыратып, «малай», дидем. «Ты, че, не рада?», дип сорый бу. Мөгаен, кәефсезләнүем тавышыма чыккандыр. Табибым Зәйтүнә Әскәровна консультациядән акылга утыртып чыгарды мине: «Син хәтта күз алдыңа да китерә алмыйсың, менә син утырган шушы урындыкта балага уза алмаган күпме хатын-кыз елап утыра. Алар кемгә дә риза! Рәхмәт айт Аллага, сәламәт булсын, дип телә». Шушы сүзләрдән соң мин айнып киттем... Данил тугач, миллион тапкыр үземне сүктем «жүләр», дип, әле дә малай булган!!! Чөнки, ул безнең һәрберебезне мәхәббәт, бәхет, шатлык, куаныч...әйтеп бетергесез позитив белән көн саен куандырып тора. Гомерле, сәламәт, бәхетле, әти-әниле, тәүфиклы бул, Балам», – дип язган ул.

 

Автор: А.Галимова.

Фото: Инстаграм @zamira266

http://www.sahne.ru/kheberler/11146.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса