Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Зөлфәтебез   арабыздан мәңгелеккә  китеп барды

Көз аеның матур бер көнендә безнең өчен иң якыныбыз, энебез Зөлфәт Әхтәмов  озакка сузылган авырудан соң   арабыздан мәңгелеккә  китеп барды.

 Бик яшьли юл фаҗигасенә очрап, аяклары йөрмәсә дә, ул көр күңелле, шаян, көчле рухлы чын ир-ат булып кала белде. Энебез авыртса да  үзендә ихтыяр көче табып ахыргача яраткан эшендә эшләде, машинада йөрде, тулы канлы тормыш белән яшәргә тырышты. Авырлыкларга, сызлануларына карамастан тормышны яратты ,янәшәдәге матурлыкны күрә белде.

Айларга, елларга  сузылган каты авыру вакытында Зөлфәтебезгә ярдәм кулы сузган кешеләргә, район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур  Китаевка, тән сызлануларын киметергә тырышкан, кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен хирурглар Равил Зариповка, Булат Аминовка, Айрат Шакировка,  хирургия бүлеге шәфкать туташларына ихластан зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.

Хәл белергә килгән һәм төрлечә ярдәм иткән, соңгы юлга озатырга җыелган туганнарга, дусларына, күршеләребезгә, Зөлфәтнең сыйныфташларына һәм хезмәттәшләренә дә олы хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне ирештерәбез.

Һәрберсенә ныклы саулык, бәрәкәтле, иманлы тормыш теләп калабыз.

Туганнары.

pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса