Юлсубино авылыдна - шатлыклы вакыйга
Бүген Балтач авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йортын ачу тантанасы булды.
Әлеге бинада эшләр “Культура” дип исемләнгән милли проект кысыларында алып барылды. Аларны Ильназ Сабитов җитәкчелегендәге “Авентел” жәмгыяте башкарды.
Сәгать көндезге өчтә Юлсубино авылы халкы Мәдәният йорты янына җыелды. Килгән кунакларны милли киемнәрдән, кулларына шарлар тоткан балалар һәм гармунчылар каршылады.
“Сезне Балтач авылы җирлегендә күрүебезгә без бик шат”, - диделәр кызлар Һәм кунакларны чәк-чәктән авыз итеп бәйрәм түренә чакырдылар. Район башлыгы Илдар Таҗетдинов кызыл тасманы кискәч Мәдәният йорты кабат халыкка үз ишекләрен аты.
(Дәвамын газетадан укыгыз).
Тансылу Мингазова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа