Аның югалуы турында полициягә әнисе мөрәҗәгать иткән. Кыз Кировта яшәүчегә кияүгә чыккан булган. Ул танышы һәм аның дусты белән очрашканннан соң югалган. Алар арасында бәхәс килеп туган. Гаепләнүче исерек булган. Алар кызны машинага утыртып Ижевск зираты тирәсенә алып киләләр. 28 яшьлек ир-ат кызны кыйный. Яралардан кызның гомере өзелә. Аннан соң гаепләнүче аны бер кабергә казып күмеп куп куя. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.
http://www.almet-rt.ru
Фото trishurupa.ru
Нет комментариев