Җырлы язмыш
Җәмгыять

Җырлы язмыш

 Кышкы кич... Урамдагы суык тәрәзәләргә бизәк салып өлгергән. Мондый чакта өйдә утырудан да рәхәте юк инде. Җылы мичкә аркаларыбызны терәп почмактагы кечкенә радиодан концерт тыңлыйбыз.

 “Тукта, чү, Зәбир Җаббаров диделәр түгелме соң?” Идәндә итек түшәү белән мәшгуль булган әти тиз арада торып радио тавышын ачты. Сагыну-сагышлары күңеленнән айкалган җырчының моңлы тавышы шулчак авыл өенә тулды: “Ай янында якты йолдыз, минем йолдызым гына...” Ике кулын артка куеп радиога төбәлгән әтием дә, яулык чите белән керфекләренә кагылып алган әнием дә бу минутларда җыр дөньясында иделәр. Хәер, без үзебез дә моңнан әсәрләнеп, бермәл тын калдык...

Зәбир Җаббаров... 1980 елларда аның башкаруындагы җырларны радио шактый ишеттерде безгә. Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова кебек танылган җырчылар янәшәсендә аның тавышын тыңлау безнең өчен горурлык иде. Ни дисәң дә авылдашыбыз, Күгәрченнән чыккан егет ләбаса! Ул елларда җырчылар бармак белән генә санарлык, моңнары да кабатланмас, үзгә иде шул.

Язмыш диген, үзен күрергә хыяллансам да ул елларда очрашу насыйп булмады.  Ә быел җырчының 70 яшьлек юбилее безне үткәннәргә кайтарды, күзгә-күз карашып аралашу шатлыгына ирештерде. Әле дә үзенең төз буй-сынында, җырчыларга хас зәвыклылык, итәгатьлелек  сыйфатларында калган Зәбир абый белән озак итеп, иркенләп сөйләштек. Аның һәр авазы, әйтерсең лә, һаман җыр-моң көйли иде.

 --Гомерем җыр белән узды дисәм, китапчарак булыр инде. Әмма ул шулай. Күгәрчен сигезьеллык мәктәбендә, соңрак 9-10 сыйныфларда Котлы Бөкәш мәктәбендә укыган вакытымда ук сәхнәгә чыктым. Армиядә хезмәт иткәндә үзешчән сәнгать фестивалендә катнашып, лауреат булдым. Аннан кайткач Казанга килдем. “Спартак” аяк киеме фабрикасында эшләгәндә Бөтенроссия үзешчән сәнгать фестивалендә симфоник оркестрга кушылып “Батырҗан” ариясен башкардым һәм “Ир-ат тавышы” номинациясендә беренче урынны алдым,--дип искә ала Зәбир абый.

Нәкъ шул вакытта аны композитор Заһид Хәбибуллин күреп ала һәм җитәкләп диярлек консерваториягә алып килә. Имтиханнар вакыты узса да, ректор Нәҗип Җиһанов егетне тыңлый һәм имтиханнарга рөхсәт бирә. Сынау уңышлы уза. Укулар башлангач Зәбир Җаббаров профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында вокал дәресләрен ала.

--Зөләйха апа классик җырчылар әзерли иде. Тавышны һаман югарыга күтәрә. Ә минем табигать биргән тавышымны үзгәртергә ярамаган күрәсең, тора-бара тавышның тоныклана барганлыгын сиздем. Аптырагач консерваториянең табиб-фониаторына кердем. Ә ул миңа: “Музыка белән шөгыльләнсәң бөтенләй тавышсыз калуың бар”,--дигән хөкем чыгарды,--ди Зәбир абый.

 Язманың тулы версиясен газета битләреннән укый аласыз.

Фәрвәз Каюмова.

 

 

 


Нет комментариев