Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин профессиональ студиядә үз башкаруында җыр яздырган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән.
"Профессиональ студиядә беренче тапкыр җыр яздырдым. Хис-кичерешләр - супер. Җырларга кирәк, бу файдалы", - дип язган министр. Министрның бу постын 600 дән артык кеше бәяләгән. "Министрның хитын кайчан ишетәбез?", "Табиблар - күпкырлы шәхесләр", "Табиб теләсә кем була ала", "Премьера кайчан?" кебек фикерләр калдырганнар.
Чыганак:tatar-inform.tatar
Нет комментариев