Җәйге көннең кадерен белә Яңа Арыш  авыл халкы
Җәмгыять

Җәйге көннең кадерен белә Яңа Арыш авыл халкы

Җәйге көннең кадерен белә авыл халкы. Кояшлы, аяз көннәрдә урман аланлыклары җиләкчеләр белән чуарланса, яңгырдан соң гөмбә җыючылар арта. Һәр нәрсәнең үз вакыты дип юкка әйтмиләр.

--Яңа Арыш авылы болыннарындагы каен җиләген күрсәгез икән! Бер утыруда бер чиләкне тутырырга була. Ике сәгать эчендә ирем Рамил белән 15 килограмм җиләк җыйдык. 5 көн бару дәвамында кыш өчен шактый кайнатма ясадым, туңдыргычка сакларга да куйдым, күчтәнәчкә туганнарга да өләштек,--ди Яңа Арыш авылыннан Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Әйе, табигатьнең юмарт, сый-нигъмәтле чагы хәзер. Бары иренмәскә һәм җиләк, гөмбә җыйганда сак булырга гына кирәк!

Нет комментариев