Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы ташу башлана, чара күрү сорала

  Быел  Татарстанда язгы ташуның көчле булуы фаразлана. Чөнки кар катламы уртача еллык күрсәткечләрдән якынча 20-25 процентка артыграк. Һава температурасы кискен күтәрелсә, түбәнлектә, елга буйларында урнашкан территорияләрне су басу куркынычы да бар.

Дөрес, безнең районда су басу ихтималы булган зоналар юк.  Шулай да язгы ташуга кадәр әзерлек чаралары күрергә кирәк. Бу җәһәттән, Гаддәттән тыш хәлләрне кисәтү, ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе   торак йортларны, биналарны, автомобиль юлларын, күперләрне, гидротехник корылмаларны язгы ташу чорында сакланышын тәэмин итү максатыннан махсус чаралар планы кабул итте. Аерым алганда авыл җирлекләре башлыкларына, хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләренә ташуга каршы комиссияләр оештыру тәкъдим ителде. Су басу куркынычы булган участокларда даими контроль урнаштыру зарур. Терлекләрне,  мал-мөлкәтне эвакуацияләү өчен әзерлек чараларын да алдан күреп куярга кирәк.  Шәхси, аерым йортларда яшәүчеләргә түбәләрдәге карны төшереп, канаулар казып кую зыян итмәс.

 Гидротехник корылмаларның су төшерү механизмнарын төзек хәлгә китереп, әзерләп кую аеруча мөһим.  “ТатМелиоводхоз” филиалы   начальнигы, авыл җирлеге башлыклары,әлеге корылмаларның хуҗалары (арендаторлар) моның өчен алдан ук тиешле чаралар күрергә бурычлылар. Узган ел Түбән Тегермәнлек авылындагы плотина китеп шактый зур бәла-каза чыгара язды . Мел. Починок, Урахча, Күгәрчен  авылларының кайбер урамнарын су басу куркынычы килеп туды. Югары һәм Түбән Тегермәнлек авыллары  бер тәүлек диярлек юлсыз калды.  Суның дәррәү китмәве аркасында гына зур фаҗигаләр булмады. Мондый хәлләрнең кабатлануына юл куймаска кирәк әлбәттә.

 “Татавтодор”ның Балык Бистәсе участогына, авыл җирлекләре башлыкларына юл, урам полотноларны су ташкыны юып алып китмәсен өчен су торбаларын, канауларны чистарту чараларын күрү зарур.

20 марттан башлап авыл җирлеге башлыкларына, хуҗалык, предприятие җитәкчеләренә язгы ташу уңаеннан күрелгән чаралар турында бердәм диспетчерлык хезмәтенең оператив дежурныена 2-12-00 телефоны аша шалтыратып хәбәр итү тәкъдим ителә.

 

 Алмир ШӘФИГУЛЛИН,

янгын-коткару часте начальнигы.

фотоnsaldago.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса