Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

​​​​​​​Ямаш авылы мәдәният йортында «Көзге моңнар»

​​​​​​​Ямаш авылы мәдәният йортында әледән-әле төрле мәдәни чаралар үткәрелеп тора.

Җәйге, көзге эшләр тәмамлангач, әле узган шимбәдә генә шушы төбәкнең җиде авылының мәдәният йорты җитәкчеләре, сәнгатъ осталары  тарафыннан оештырылган «Көзге моңнар» дип исемләнгән шундый бай, матур эчтәлекле концерт куелды. Һәрбер чыгыш эчкерсез, кызыклы иде. Шәһәр халкы атналык эшен, авыл халкы кичке эшен төгәлләп, күңеленә рухи азык эзләп, авыл мәдәният йортына ашыга.

Телевизор экраннарындагы,  яки шәһәр сәхнәсендәге «ярым шәрә» артистлар күптән кызыксындырмый башлады инде авыл халкын. Бу концертта чыгыш ясаучы һәрбер катнашучы искиткеч зәвык белән, сокланырлык матур итеп киенгән, һәр тамашачы күңеленә хуш килерлек иде. Кеше көлдерәм дип теләсә нинди «тозсыз сүз» сөйләп утыручы юмор осталары да юк монда. Һәр скетч уйланылган, тормышчан, тәрбияви мәгънәгә ия.

Сәхнәдән агылган моң тамашачыны үзенә әсир итә. Кемнәр соң ул сихри моң ияләре? Ничә дистә еллар инде авылыбызда, күрше-тирә авылларда инде күптән танылып, халык мәхәббәтен, ихтирамын казанып өлгергән  авылыбыз сандугачлары Илмир Гәйнетдинов, Исламия Сафиналар, оста биюче кызларыбызбыз Роза Хуҗагарипова белән Эльза Магжанова – мәдәният һәм сәнгатъ институты студентлары. Таулар авылыннан Газинур Җәләлов, Кызыл Йолдыз лесхозыннан Валентина Петухова, Лариса Кибякова, Тәберде Чаллысыннан Алия Шәрәфиева, Казаклар Чаллысыннан Валентина Ефимова, Сергей һәм Милена Новиковлар үзләренең искиткеч моңнары белән хыялларда туган якның гүзәл болыннарында йөргән балачакка да, айлы кичле гүзәл яшьлеккә дә алып кайттылар. Шушы гаҗәеп моңга барысы да сыйган. Бирдебәктән Евдокия Толстова белән Венера Шиһапова, Алия Шәрәфиева, Валерий Федоров белән Лариса Кибяковалар башкаруында искиткеч зур осталык белән скетчлар кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Чын күңеленнән көлеп ял итте тамашачы. Искитмәле зур осталык белән алып баручылар Лариса Кибякова һәм Шеморбаштан Валерий Федоровлар да тамашачы күңеленә хуш килде. Концерт программасы да җанга ятышлы, оста итеп төзелгән. Барлык чыгышлар көчле алкышларга күмелде. Сәхнә белән залның бербөтен булып яшәвендә булгандыр, концертның уңышы да.

Авылыбызның мәдәният йорты җитәкчесе Сафинага һәм һәр катнашучыга олы рәхмәтләрен әйтеп, алга таба барысына да иҗади уңышлар теләп, җанга рухи азык алып таралышты авыл халкы. Һәр барчагызга нык сәламәтлек озын гомер, гаилә бәхете, озын-озак еллар халыкка хезмәт итәргә язсын Ходаем.

 

Тәнзилә Минеханова.

Ямаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса