Якыныңны югалтудан да авыр кайгы бармы?
Җәмгыять

Якыныңны югалтудан да авыр кайгы бармы?

Авыр көннәр кичерәбез. Көтмәгәндә гаиләбезгә тирән кайгы килде. Балаларның яраткан әниләре, оныкның дәү әнисе, кадерле җәмәгатем Мөрсәрия Шәйдуллина арабыздан мәңгелеккә китте.

Бу минутларда янәшәбездә хезмәттәшләребез - район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге һәм коллективы, «Авыл офыклары» газета редакциясе хезмәткәрләре, дин әһелләре, туган авылыбыз Балтач халкы, ерак араны якын итеп килгән якын туганнарыбыз, мәрхүмәнең бертуганнары гаиләләре, кодалар, сыйныфташларыбыз, гаилә дусларыбыз һәм башкалар яныбызда булып мораль һәм матди ярдәм күрсәттеләр.
Барыгызга да ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм, мондый авыр хәсрәт сезне читләтеп үтсә иде, дигән теләктә калам.

Нияз Шәйдуллин.
Анатыш авылы.
 


Нет комментариев