Якташыбыз өчен  тавыш бирик!
Җәмгыять

Якташыбыз өчен тавыш бирик!

 ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 100.tatarstan.ru  официаль сайты республикада танылган шәхесләр өчен тавыш бирү оештырды. Алар арасында республиканы төрле чорда таныткан,  Ватанны яклаучы, төзүче һәм башка һөнәр кешеләре бар.

 Үз тавышыңны республикабыз районнарыннан булган 45 шәхеснең берсенә бирергә була.

Алар арасында Балык Бистәсеннән халык шагыйре һәм язучы Равил Фәйзуллин да бар. Аның шигырьләре, поэмалары һәм публикацияләре берничә тапкыр Европа һәм Азия халыклары телләренә тәрҗемә ителеп бастырылды. Аның иҗаты белән Италия, Англия, Франция, Сирия, Венгрия, Монголия һәм башка илләрдә дә танышлар. Равил Фәйзуллинның исеме һәм әсәрләре Рәсәй антологиясенең күп томлыкларына, уку әсбапларына, энциклопедияләргә, ә кайберләре «Бөтендөнья әдәбияты китапханәсенә» кертелде.

Якташыбыз өчен тавыш бирүне http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm сылтамасы аша башкарып була.


Нет комментариев