Әйе, шулай, дип әйтә алабыз. Шушы көннәрдә Яңа Сала авылы клубында “Аулак өй” кичәсенә авылыбызның төрле яшьтәге хатын-кызлары җыелды. Кичә зур хәзерлек белән оештырылган иде. Аны клуб мөдире Алсу Шәйдуллина ачып җибәрде.
«Аулак өйдә» һәр хатын-кыз үзенең кул эше осталыкларын күрсәтергә тырышты: берәүләре оекбаш,бияләй, башмак бәйләде, икенчеләре йон эрләде, чигү осталыкларын күрсәтте. Яшьлек елларындагы кич утыруын искә төшерделәр, татар халкының элекке җырларын башкардылар.
“Кулон” агрофирмасының баш хисапчысы Рушания Хөснуллина җитәкчелегендә күмәк уеннар, җырлар, биюләр башкарылды. Бу көнне клубка чакырылган хатын-кызлар кичәдән бик канәгать калдылар. Күңелле җыр-моңнан соң залда чәй табыны оештырылды. Аны авылыбызның остабикәсе Флера Шаһвәлиева корьән укып ачып җибәрде.
Кичәнең ахыргы өлешендә барлык катнашучылар белән истәлеккә фотога төштеләр.Шушындый эчтәлекле, матур кичә оештырганы өчен клуб мөдире Алсу Шәйдуллинага авылдашлары, чакырылган кунаклар ихлас рәхмәттә калды.
Гөлсинә Саттарова,
ветеран укытучы.
Нет комментариев