Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакын күтәрү турындагы закон кабул итте.
2019 елның 1нче гыйнварыннан ул 117 сумга артып, 11280 сумны тәшкил итә.
Минималь хезмәт хакы хезмәткә яраклы халыкның 100% яшәү минимумына тигез булачак, - дип яза ТАСС.
Минималь хезмәт хакы арту 3,7 миллион кешенең хезмәт хакы артуга китерәчәк.
Сүз уңаеннан: минималь хезмәт хакын соңгы тапкыр май аенда 11163 сумга кадәр күтәрделәр.
фотоstolicaonego.ru
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yaa-eldan-minimal-khezmt-khaky-arta
Нет комментариев