Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык бәйрәмнән рухи азык алды

Бу көннәрдә бар җирдә дә бәйрәмнең шатлыклы авазы яңгырады. Кунаклар каршылау, туганнар, дуслар очрашуын да үзенә сыйдырган сабантуйлар иде бу! Тирәнтен уйлап карасаң һәр авылның үзенчәлекле традицияләре сакланган.

Олы Әшнәк авыл җирлегендә бәйрәм бик күңелле һәм дусларча атмосферада узды. Программа бик күп төрле уеннарны, конкурсларны эченә алган иде. Һәм аларның барысында да авыл халкы, кайткан кунаклар актив катнашты: җыр-биюдә талантларын, спортта көч-егәрлеген күрсәтте. Кайбер авылларда юкка чыккан ат чабышлары исә бар халыкны үз янына җыйды, җайдаклыларга һәркем читтән көч биреп торды. 
Бәйрәмне алып баручылар тамашачыларны бер минутка да игътибарсыз калдырмады. Шаяртулар, җырлар, конкурслар белән күңел ачтылар. Балалар барлык ярышларда да бик теләп катнаштылар. Капчык киеп йөгерү, авызга йомырка салынган кашык кабып узышу дисеңме, бүрәнәдә капчык белән “сугышу”мы, милли көрәш – барысы да сабантуйның матур бизәкләре булды. 
Казаклар Чаллысы җирлегендә уза торган «Чук» - керәшен кардәшләрнең традициясенә бәйле рәвештә уза торган милли бәйрәм. Хәтерлим, балачакта без бу бәйрәмгә Мамадыш районына әбиебез янына бара идек. Кызганычка каршы, әлеге бәйрәм бөтен төбәкләрдә дә сакланмаган. Ә Каз.Чаллы авылы халкы аны бүгенгәчә дәвам итә. Бәйрәм узасы урын да бик матур табигать кочагында – Иванай һәм Каз. Чаллы авыллары арасындагы урман аланлыгында сайланган. Тагын шунысы да бар, һәр елны диярлек “Чүк”не авылдашлары Татарстан Республикасының атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып бара. Аның җор теллелеге,  юмор хисле булуы берәүгә дә читтән күзәтеп утырырга ирек бирми, халык төрле бәйгеләрдә, уеннарда актив катнаша. Биредә тирә-күрше авыллардан, районнардан хәтта ерак шәһәрләрдән кайтучылар да байтак. Әнә Татарстан Республикасында Саха Якутия Республикасы вәкиле Рамил Габделбәр улы Закиров һәм Томск өлкәсенең татарлар җәмгыяте рәисе Фаил Әхәт улы Камалитов бәйрәмнең мактаулы кунаклары булып якташлары Николай Николаевич Храмов янына кайтканнар. Алар иң озын толымлы хатын-кызлар арасында бәйге үткәрделәр һәм җиңүчегә Якутиянең кыйммәтле, истәлекле бүләген – бриллиантны тапшырдылар.
Бәйрәм дәвамында конкурслар һәм күңел ачулар күп булды. Татьяна Ефремова, Снежана Абрамова җырлары һәркем күңеленә хуш килде. Олег Фазылҗанов бер мизгелгә дә тамашачыларны игътибарсыз калдырмады. Тирә-юньгә аның җырлары таралды,  авыл тарихын сөйләп бик күпләрнең хәтерен яңартты. Болар барысы да шулкадәр иркен һәм табигый үтте ки, җыелган халык бу көнне күңелен биреп ял итте, үзенә рухи азык алды.

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев