Күптән түгел район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары, наркотикларга каршы район комиссиясе рәисенең урынбасары Вячеслав Токранов җитәкчелегендә наркотикларга каршы район комиссиясе утырышы булып узды.
Анда “Мәк-2019 операциясен уздырганда ведомствоара эшчәнлек мәсьәләләре”, “Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге”, “Район халкы тормышында наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге” кебек мәсьәләләр каралды.
Беренче мәсьәлә буенча район Эчке эшләр бүлегенең оператив эш буенча начальник урынбасары Илдар Тимербулатов чыгыш ясады. Ул гомумрәсәй күләмендә ел саен уздырыла торган “Мәк” профилактик операциясенең наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләр үсә торган урыннарны ачыклау һәм юк итү, әлеге үсемлекләрне белә торып үстерүчеләргә административ һәм җинаять җаваплылыгы каралганы хакында сөйләде.
Социаль-мәдәни сфера бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Рәхимә Рәшитова мәдәният учреждениеләре тарафыннан әлеге юнәлештә алып бара торган эшләр белән таныштырды. Шулай ук утырышта район газетасы редакциясенең район халкы тормышында наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге дә яктыртылды.
Нет комментариев