Укучыларның дистанцион укулары башланды
6 апрельдә “Укытучы – өйдә һәм укучы – өйдә” программасы нигезендә балаларның дистанцион укулары башланды. Өйдә утырып кына бала укытучы белән эләмтәгә чыгып белем ала, ягъни онлайн аша үз фәнннәре буенча укытучылар тема аңлата һәм укучы биремнәр үти.
-Дистанцион укуның берничә методы бар. Балалар интернет челтәрләреннән учу.ру, татар.еду, РЭШ һәм башка сайтлар аша укый ала. Алардан тыш ватсап, кәрәзле телефоннар аша смс алу мөмкинлеге бар. Балалар язгы каникулга киткәнче берничә көн әлеге сайтлар белән эшләп карадылар. 70-80 прцент бу мәсьәләне уңай хәл итә алдык. Үткән атнаның шимбә көнендә иртәнге тугыздан унга кадәр һәр укытучы укучылары белән элемтәгә чыктылар. Әлеге төр укудан куркырга кирәк түгел. Бала биремне үтәргә өлгерми икән, бу әле икеле куела дигән сүз түгел. Алга таба әлеге электрон формалардан да нәтиҗә алып булмаса, без тагын бер тәкъдим кертергә уйлыйбыз. Һәр мәктәптә тартмалар урнаштырылып, укытучы анда биремнәр язып сала, ата-ана аларны алып китеп, балаларына тапшырачак. Ата-ананың андый мөмкинлеге булмаган очракта, укытучы укучы яшәгән йорт почтасына алып килеп куячак. Дистанцион уку вакытында ата-ана баласын аңлап, аңа ярдәм итәргә тырышсын иде. Ата-ана һәм укытучы бердәм булуы кирәк, шул чакта гына уңышка ирешергә була, -диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа