"Володин» крестьян-фермер хуҗалыгы районыбызның Анатыш авыл җирлегендә эшләп килә. 2016 нчы елда оешкан әлеге хуҗалык бүгенге көндә төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара.
Чөнки бу икътисади базар шартларында үзеңне ныграк, кыюрак итеп хис итәргә булыша дип саный җитәкче Николай Володин.
-Бүген көндә ике гектарга якын җирдә безнең якларга яраклаштырылган сортлы алмагачлар утырттык. Ул территория әйләндерелеп алынган. 36 гектарга якын җирдә карлыган үстерәбез. Хәзер бу җиләк-җимеш агачларының рәт араларын эшкәртүне, төрле корткычларга каршы чаралар күрү эшләрен башкарабыз. Биредә дүрт кеше хезмәт куя. Карлыган уңышы җыйганда махсус техника белән файдалансак та, өстәмә эшче көчләр яллыйбыз. Барлык хезмәткәрләргә дә хезмәт хакын үз вакытында түләргә тырышабыз,- ди әңгәмәдәшебез.
(тулысынча газетадан укый аласыз)
Нияз Шәйдуллин
Нет комментариев