Армия бит ул тормыш мәктәбе генә түгел, яңа дуслар, яңа дөнья, яңа тәртипләр..
Әнкәй, ашың пешәме,
Пешәме, түгеләме?
Газиз балаң китеп бара,
Үзәгең өзеләме?
Өзелү генә түгел, йөзгә, меңгә телгәләнгәндер Миннебикә апаның үзәкләре. Ундүрт яшьлек бердәнбер малаен кочып тол калып, газизе өчен әти дә, әни дә булган, инде менә бүген буй җиткән шул бердәнберен армия сафларына озатучы ананың ничек үзәкләре өзелмәсен дә, ничек күңеле тулмасын ди инде! Баласы өчен бер көенсә, абзар тулы мал-туарга ике кыш чыгарлык икмәк, печәнен әзерли алырмынмы дип тагын бер көенеп куя әни кеше. Кечкенәдән чыныгып ир-ат эшен эшләп үскән, комбайн ярдәмчесе булып та эшләргә өлгергән, атлар көтүен дә көткән улының армиягә китәсе килү теләгенә каршы килми ана. Юкса, хезмәтне кичектереп тору мөмкинлеге дә була булуын. “Әни, иртәрәк китсәм, иртәрәк әйләнеп тә кайтырмын!”- дип бер генә тапкыр кистереп әйтеп куя малае.
1977 нче елның 24 нче апрелендә – унсигезе тулып ике көн үтте дигәндә, Совет Армиясенә алына Корноухово авылы егете Рәшит Зәйнулла улы Кәримов. Аннан Германия - Альтенграбов, Стендаль...
“Кыен булмадымы шулай еракларга китүе?”–дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. “Юк, бер дә кыен булмады!” – дип җаваплый ул. “Польша, Белоруссия, Германия кебек илләрне, Рәсәйнең күп кенә шәһәрләрен, Урал тауларын кайчан күрер идем әле шушы армия булмаса?! Авыл малайлары бит без! Дөнья күргән кеше түгел!” – дип тә өстәп куя, шул елларны хәтерендә яңартып.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Гүзәл Хәбибуллина.
Корноухово авылы.
Нет комментариев