Туйда ике хатын ризык өчен сугышканнар
Нәрсә бүлә алмаганнар икән? "Туй сугышусыз булмый инде ул", - дип яза интернетта утыручылар
Туйда өстәл артында утырганда ике хатын-кыз бер салатны бүлә алмаган. Берсе салат алган булган, икенчесе "бигрәк күп ашыйсың, җитәр инде", - дип дәгъва белдергән.
Арытаба хатыннар тавыш күтәргән. Соңыннан бер хатын икенчесенең башына теге салатны каплаган.
Кунаклар аларны бер-берсеннән көчкә аерылып алган.
Бу вакыйганы кунакларның берсе видеога төшереп, интернет челтәренә куйган. Анда видеоязма зур популярлык алган. "Туй сугышусыз булмый инде ул", - дип яза интернетта утыручылар, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/tuyda-ike-khatyn-rizyk-chen-sugyshkannar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа