Тормышыгызга игътибарлы булыгыз!
Җәмгыять

Тормышыгызга игътибарлы булыгыз!

 Күптән түгел республика санитар-эпидемиягә каршы комиссиясенең утырышы булып узды. Видеоконференция режимында барган комиссия утырышында сүз вакцинопрофилактиканың  уңай яклары турында барды.

 Вакцинопрофилактиканың авырулар санын киметүдә алдынгы фактор булып торганын,  кичергән йогышлы авырулар китереп чыгарган кыенлыкларны  киметүдә зур әһәмияткә ия булуы билгеле. Прививка аерым бер кешене саклаган кебек җәмгыятьне дә саклый. Профилактик прививкалар үткәреп йогышлы авыруларны  булдырмау һәм аның таралуына юл куймау - иммунопрофилактика өлкәсендә дәүләт сәясәте булып тора.

Күп гасырлар дәверендә авыр йогышлы авырулар илләрнең һәм континентларның халкын кыра. 1977 нче елда прививкалар куллану ярдәмендә җир шарында чәчәк (оспа), 2002 елда Европа һәм Төньяк Америка илләрендә полиемилит бетерелә. Рәсәй Федерациясендә  80 нче еллар белән чагыштырганда авыру очраклары 58 тапкыр, Татарстан республикасында 10-145 тапкыр кимегән. Соңгы елларда балалар арасында дифтерия, кызылча (краснуха), гепатит В белән авыру очраклары теркәлмәгән. Шуңа да карамастан вакциналар белән саклана торган авырулар белән зарарлану актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Бүгенге көндә иң куркыныч инфекцияләрнең берсе булып кызамык (корь) тора. 2018 нче елда  илебезнең Европа регионнарында бу авыруның 82 мең очрагы билгеле. Рәсәй Федерациясенең 67 субъектында, шул исәптән Татарстанда да төркемнәре оешкан. Быел да бу мәсьәләдә хәл киеренке булып кала.

Республикада һәм районда вакциналардан баш тарту аркасында күңелсез хәлләр булып тора. 2018 елда  үз вакытлы вакцинация үткәрелгән очракта  грипп, эпедимияле паротит һәм кызамык (корь) йогышлы авыруларын булдырмый калдырырга мөмкин булыр иде. Прививка ясалмау авыру өчен төп чыганак, - дип ассызыкладылар видеоконференциядә чыгыш ясаучылар.

- Мәсьәлә бик җитди. Прививкалар ясатудан баш тартучы әти-әниләр безнең районда да бар, гәрчә аларның үзләренә үзвакытында прививкалар ясалган булса да. Баш тартуларның күп өлешен дин белән бәйлиләр. Бу очракта бердәнбер юл - ата-ананы күндерү, үгетләү, аңлату.  Бу  өлкәдә мәгариф, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм дин әһелләре кулга-кул тотынып эшләргә тиешләр. Туберкулезга килгәндә, бала балалар бакчасына яисә мәктәпкә барганда әти-әниләр әлеге авырудан тикшерү узганлыкка белешмә күрсәтергә тиешләр, - ди Ирина Миличихина.

Бу мәсьәләгә карата Үзәк мәчеттә Татарстан республикасы мөселманнар Диния нәзарәте аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашында эчтәлекле чара үтте.

Прививкаларны ни өчен ясатырга кирәк? Үз балаларыңның тормышын куркыныч астына куеп әлеге чарадан баш тартучы әти-әниләргә ничек аңлатырга?

 Белгечләр әйтүенчә, прививка ясату куркыныч авыруларга каршы торырга булыша. Вакциналау билгеле бер төр авыруга каршы иммунитет тудыру өчен үткәрелә. Прививка ясатудан килеп чыккан вакытлы уңайсызлыклар белән аннан баш тарткан очракта барлыкка килгән авыруның нәтиҗәсен чагыштырырга кирәк.

Без бу турыда әти-әниләрнең фикере белән кызыксындык. “Балачакта безнең барыбызга да прививкалар ясадылар. Шуңа күрә дифтерия, корь, полиомиелит һәм башка төр авырулар белән авырмадык. Алар күпсанлы вируслардан саклый. Үзебезнең балалар да сәламәт булсын өчен үзвакытында прививкалар ясатабыз,”- дип әйтте өч бала анасы. “Әгәр дә прививкаларны ясатмасаң, балаларның сәламәтлеген куркыныч астына кую була. Тирә-якта нинди генә бактерияләр юк. Прививка ясатмаган бала  аны ясатучыга  караганда күбрәк зарарга дучар булырга мөмкин”, -  диде икенче ана.

Баланың сәламәт булуында ата-ананың өлеше бик зур. Шуңа күрә дөрес юлны сайларга кирәк.

Таңсылу Минһаҗева.

 

 


Нет комментариев