Тикшерү комитеты: Тукай районында 6 яшьлек бала ялгышлык белән пычакка кадалып үлгән
Җәмгыять

Тикшерү комитеты: Тукай районында 6 яшьлек бала ялгышлык белән пычакка кадалып үлгән

Тукай районында 6 яшьлек баланың үзен ялгыш пычак белән кадап үтерү факты буенча җинаять эше туктатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россиянең Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Тукай районара бүлегеннән.

Искәртеп үтик, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элегрәк 23 мартта Тукай районының Кече Шильна авылында 6 яшьлек малай пычак кайраганда, үзен яралап, үлүе хакында хәбәр иткән иде.

Тикшерү барышында баланың бу вакытта аш бүлмәсендә үзе генә булганы ачыкланган. Әтисе кечкенә сеңлесен йокларга яткырган, ә әнисе өй эшләре белән мәшгуль булган.

Беренчел фаразлар буенча бала мөсәкыйль рәвештә пычак кайрарга теләп, күкрәк читлеген яралаган, дип әйтелгән иде. Ата-ана, улларын кан эчендә күреп, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыра, аннан соң үзләре аны Яр Чаллының 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә илтә. Әмма табиблар балага берничек тә ярдәм итә алмый - ул үлә.

Әлеге очрак буенча Россиянең Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Тукай районара бүлеге тикшерү уздыра һәм «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Суд-медицина экспертизасы күрсәткәнчә, малай пычакны кесәсенә яшергән була. Аннан соң уңышсыз итеп егыла һәм утыра, шул сәбәпле пычак аның күкрәк чителегенә кадала.

Фаҗига криминаль характерда түгел, «җинаять булмау сәбәпле» билгеләмәсе белән җинаять эшен тикшерү туктатылган.


Нет комментариев