Татарстанда җылы һәм явым - төшемсез һава торышы көтелә
Җәмгыять

Татарстанда җылы һәм явым - төшемсез һава торышы көтелә

22 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый.

 Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә минималь һава температурасы -4..+1 градус тәшкил итте. Көндез максималь температура +9..+14 градус булачак.

Казанда көндез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый. Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исә. Көндез максималь һава температурасы +10..+12 градус тәшкил итәчәк.

 


Нет комментариев