Татарстанда уникаль “кире кыз” яши (ВИДЕО)
Казанның 35 нче мәктәбендә белем алучы Ангелина Макарова теләсә кайсы сүзне секунд эчендә киредән әйтә ала. Җөмләне дә укып күрсәтергә мөмкин. Гаҗәеп кызның сәләте ничек ачылган соң?
- Өч ел элек яз көне апам белән урамга саф һава суларга чыккан идек. Шунда элмә такталардагы язуларга күзем төште. Үзем дә сизмәстән, шуларны киредән укый башладым. Ничек икәнен дә аңлата алмыйм. Әйтерсең, ул сүз минем башта күптән бар. Шундый кызык булган иде ул вакытта, - ди Ангелина. - Шул чакта үземдә ниндидер сәләт барлыгын тойдым. Интернет аша андый кешеләрнең амбидекстр дип йөртелүен белдем. Аларда баш миенең ике ярымшары да тигез дәрәҗәдә үсеш алган.
Макаровлар өендә күңелле хәзер. Әти-әниcе теләсә нинди сүз әйтә, ә Ангелина киредән укый. Сүздән әкренләп җөмләгә күчкәннәр. Үзләренчә тәҗрибә дә ясап караганнар. Әти-әнисе аңа Чыршы турындагы җырны киредән җырлап күрсәтергә кушкан. Кыз әйбәт кенә аны "ерып чыккан".
Ангелина быел музыка мәктәбен тәмамлый икән. Фортепианода уйный. Ул социаль челтәр аша үзе кебек сәләтле яшьләрне эзләп караган. Берничәсен тапкан да, ләкин алар очрашырга риза булмаган. Киләчәктә аның маркетолог, журналист һөнәрен үзләштерәсе килә. "Әнием дә, үзем дә бик аралашырга яратабыз", - ди кыз. Без дә аннан интервью, корреспондент кебек сүзләрне киредән әйтүен сорадык. Ул секунд эчендә дөрес итеп әйтеп бирде.
Мәктәптә укытучылары аның бу сәләтен белми. Ә сыйныфташлары кызның үзенчәлекле булуына соклана. Ангелина инглиз телен дә сабый чагында ук өйрәнә башлаган. Шуңа күрә инглиз сүзләрен кире боруның да бернинди авырлыгы юк, ди. Өстәвенә аның иң яраткан фәне ул. "Минем татар теленнән дә "5ле"ләрем күп. Укытучым, урыс милләтеннән булган кеше өчен белемең яхшы, ди. Мин татарчаны аңлыйм, тик менә сөйләшә генә алмыйм", - ди 8 нче сыйныфта укучы кыз.
Ангелина үзенең сәләтен үстерүен дәвам итә. Аның әле амбидекстрлар көчле булган башка юнәлешләрдә үзен сынап карыйсы килә. Әйтик, ике кул белән берьюлы язу, көзгедәге язуны уку... Әгәр яңа сәләте ачылса, ул Мәскәүдә "Гаҗәеп кешеләр" тапшыруында катнашырга җыена.
Чыганак: Ватаным Татарстан газетасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев