Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 4 гыйнварда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Кайбер районнарда бераз кар ява, урыны белән томан булачак.
Синоптиклар фаразлавынча, җил көньяк-көнчыгыштан исә, салмак. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда һаваның төнлә минималь һәм көндез максималь температурасы -1..-6, көнчыгыш районнарда -11 градус булачак.
Казанда төнлә һәм көндез -2..-4 градус булуы фаразлана, дип хәбәр итә Татар-информ.
http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-suyta
Нет комментариев