Татарстанда Renault автомобиле 16 яшьлек баланы бәрдергән
Җәмгыять

Татарстанда Renault автомобиле 16 яшьлек баланы бәрдергән

Казанда Renault автомобиле 16 яшьлек кызны бәрдергән, зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 30 октябрь кичендә Renault Duster автомобиленең 80 яшьлек йөртүчесе Копылов урамы буенча хәрәкәт иткән һәм уңга борылган вакытта 16 яшьлек кызга юл бирмәгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган кызны хастаханәгә озатканнар.

Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, юл һәлакәтенең барлык сәбәпләре ачыклана.

 


Нет комментариев