Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда хуҗасы белән бергә фатирны 6 тапкыр сатканнар

Хезмәт ветеранына 1997 елда Яр Чаллы хакимияте бер бүлмәле фатир бүлеп бирә.

Килешү буенча ханым аның өчен түли: бүлмәсен сатып предприятие исәбенә акча күчерә (ул еллар бәясе белән - 10 млн сум). Шул ук вакытта бер әйбер ахырына җиткерелми - яңа торак ветеранның милке ителми. Найм буенча вакыты чикләнмәгән килешү төзелә, нотариус аны рәсмиләштерә.

Әлеге предприятие ябылгач, "Промвентиляция" ҖЧҖ хокуклы вариска әйләнә. 2004 елның җәендә фатирда пропискада торган ханым белән бергә фатир сатыла. Яңа хуҗа өч көн эчендә аны Регпалатада терки дә башкага сатып җибәрә. Соңгы хуҗа исә хуҗабикәне чыгару турында судка иск бирә.
Шәһәр суды искларны кире кагып килә. Өч ел элек бу мәсьәлә буенча соңгы утырыш уза. Күптән түгел ветеран янәдән фатирдан чыгуны таләп иткән хатлар ала башлый.
Шушы көннәрдә шәһәр суды карар чыгара - торактан куллану хокукы үз көчен югалту белән бәйле кәгазьдәге яңа хуҗага искны кире кагарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев