Акциянең максаты-авыру балалар өчен акча җыю. Акциядә катнашырга теләүчеләр кулдан ясалган, яки сатып алынган "Гаиләне саклау" символын алып килә ала.
Алар "Нечкәбил" конкурсы башланганчы ярмаркаларда куелачак. Бу символ йортка шатлык, бәхет, уңышлар китерә, диләр. Җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге фондка биреләчәк. Сезне дә бу акциядә катнашырга чакырабыз.
"Гаиләне саклау" символын 2015 елның 22 августына кадәр Казан шәһәре Тукай урамы 91 йорт 311 офисна алып килә, яки 8(843)205-58-08 телефоны аша шалтырата, шулай ук Татарстан Республикасының барлык ЗАГС бүлегенә тапшыра аласыз.
Балык Бистәсе районында яшәүчеләр бу акциядә инде катнаша башладылар. Катнашучылар арасында Диләрә һәм Рәдиф Җамалиевлар, Владислав һәм Светлана Яковлевлар кебек яшь парлар гына түгел, мәктәп укучылары да бар. Өлкән сыйныфта укучы Зәринә Мостафина да үз өлешен керткән. Шулай ук Әхтәмовлар, Мостафиннар, Нәгыймовлар гаиләләре дә акциядә катнаштылар инде.
Рузалия Нәгыймова.
ЗАГС бүлегенең
әйдәүче белгече.
Редакциядән: Узган атнада район башкарма комитеты карары нигезендә граждан хәлен актлары теркәү бүлеге җитәкчесе итеп Лилия Венер кызы Кәримуллина билгеләнде.
Нет комментариев