«Татарча диктант» акциясесендә районыбыздан ничә кеше катнашты?
2019 елның 19 октябрендә Балык Бистәсе районы гомуми белем бирү оешмаларында «Татарча диктант» акциясе үткәрелде. Акция Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе.
Ул “2014–2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.
Акциядә катнашыр өчен районыбызның 700 дән артык кешесе мәктәп партасы артына утырды. Иң өлкән катнашучы Трой-Урай авылыннан 76 яшьлек Сөләйманов Фәйзерахман абый булды!
Диктант нәтиҗәләре https://www.diktant.tatar/ сайтында 2019 елның 1 ноябреннән соң урнаштырыла. Аларны бланкта булган код, фамилия, исем, әтисенең исеме буенча белеп булачак.
Киләчәктә акциядә катнашучылар саны тагы да артыр дигән өметтә калабыз! Акциядә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!
Хисамова Ләйсән Фирдәвес кызы,
Балык бистәсе муниципаль районы мәгариф бүлегенең
милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа