Гомер-гомергә авыл кешесе милли бәйрәмебездә көрәш бәйгесен зур кызыксыну белән күзәтә.
Ә быелгы ярыш барыннан да истәлеклерәк булды дияргә мөгаен. Мәйданга 50 дән артык көрәшчеләр чыгуы шуны раслый иде. Әлбәттә инде бәйрәмдә Лаеш, Арча, Алексеевск районнары көрәшчеләре дә чыгыш ясады. Аннары иң куанычлысы, авыл сабантуйларында җиңеп батыр калган 36 егетнең катнашуы да бәйрәмне бермә-бер җанландырып җибәргәндәй итте. Гадәттәгечә, иң элек яшүсмерләребез бил алыштылар. Биредә 18 яшькә кадәрле яшүсмерләр күп җыелган иде. Алар 6 үлчәү авырлыгында чыгыш ясады. Күренеп тора, әзерлекләрен һич кенә дә йомшак дип әйтеп булмый. Барысы да олы хәстәрлек чаралары күреп зур җиңүгә өметләнеп килгәннәр. Аннары, барыннан да бигрәк шунысы куанычлы, оештыручыларның әйтүләренә караганда район спорт комплексында шөгыльләнүче яшүсмерләр арасында өметле көрәшчеләр күбрәк иде быел. Әлеге бәйгедә чыгыш ясаган Владислав Лапин шундыйларның берсе. Ул байтак кына көндәшләрен сыртларына салып 65 килограммлы үлчәү авырлагында батыр калды. Ә инде Кече Укмас авылы егете Айназ Хисмәтовка 45 килограмга кадәрле үлчәү авырлыгында тиңнәр булмады. Биредә яшүсмерләр арасында баш батыр булып Масловка авылыннан Тимур Ишмөхәммәтов танылды. Күренеп тора, киләчәге өметле күренә егетнең. Чөнки, үз вакытында аның әтисе дә шулай матур, чиста көрәш алымнары куллануы белән районыбыз спорт сөючеләре арасында зур хөрмәт яулауга ирешкән иде.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Идрис Аметов
Нет комментариев