Снегоходны да теркәргә кирәк,- дип кисәтәләр
Снегоходларда йөрү сезоны башланды. Күпләр аларны тиешле тәртиптә теркәмичә генә файдаланалар. Ә кайберәүләр бөтенләй теркәргә кирәк түгел дип уйлыйлар.
Әнә шундый ваемсызларны ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе начальнигы әмере нигезендә 16 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр “Снегоход-2019” профилактик операциясе уздырыла. Аның кысаларында дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары тиешле тәртиптә теркәлмәгән, техник карау узмаган снегоходларда йөрүчеләрне, шулай ук кирәкле категорияле таныклыксыз идарә итүчеләрне ачыклау буенча рейдлар уздыруны планлаштыралар. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачаклар. Снегоход белән гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында йөрү дә тыела.
“Снегоход машина,мотоцикл кебек үк транспорт чарасы. Аны сатып алганнан соң 10 көн дәвамында дәүләт техник күзәтчелегендә (Гостехнадзор) теркәргә кирәк. Теркәлмәгән снегоходта йөргән өчен штраф каралган”,- ди дәүләт техник күзәтчелегенең Балык Бистәсе районы буенча өлкән инженер-инспекторы Линар Гыймаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа