Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сәламәтлек марафоны ”

 Сәламәт яшәү рәвеше  ул беренче чиратта спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү. Гаиләдә бу мәсьәләгә уңай караш булганда балалар да, олылар да  аның белән шөгыльләнәләр.

 Күптән түгел Балык Бистәсе “Дельфин” спорт сәламәтләндерү үзәгендә булып узган “Бердәм Рәсәй” көне” кысаларында “Сәламәтлек марафоны” чарасында Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Кубогына йөзү буенча үткән зональ ярышлар моның шулай икәненлеген тагын бер кат исбатлады. Анда Аксубай, Спас, Мөслим, Алексеевск һәм Балык Бистәсе командалары катнашты. Үзләренең якыннарына көч бирергә ата-аналар, әби-бабайлар да килгән иделәр.

Башта укучылар ярыштылар.   Ярышларны күзәткәннән сон безнең  район командасы уңышлы чыгыш ясады дип нәтиҗәгә ясалды. Күп балалар төрле дәрәҗәдәге спорт разрядларына ия. Безнекеләрнең беренче урынны яулауларында тренерларның да өлеше зур билгеле.

Ярышларның икенче өлешендә үзәк каршында эшләүче “Сәламәт бул!” клубы әгъзалары ярыштылар. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, балалар ярышларында уңышлы чыгыш ясаучылар арасында  әлеге клубка йөрүчеләрнең дә оныклары бар иде. Менә чират өлкәннәргә җитте һәм алар да сынатмадылар, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бу нисбәттән әлеге ханымнар  тренерлары Елена Долгихка бик рәхмәтле. Аларның күбесе йөзәргә дә нәкъ биредә өйрәнгәннәр.

Ярышларда “Сәламәт бул” клубының 30 дан артык әгъзасы катнашты. 25 метр арага ирекле стиль белән йөзгәндә 18 хатын -кыз көч сынашты. Алар арасында 70-75 яшьтәгеләре дә булды. Судьялар вакытны билгеләсәләр, тамашачылар алкышлап тордылар. Ярышларны олимпия уеннары чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров һәм район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм  бүлеге җитәкчесе Илназ Шакиров күзәттеләр. Алар ярышларда катнашучыларга рәхмәтләрен белдерделәр, бәйрәм белән котладылар. Барлык  катнашучыларга  Дипломнар, ә җиңүчеләргә медальләр тапшырдылар. Беренче урында Флера Нәгыймова, икенчедә - Бану Хисамиева, өченчедә - Зоя Рыжова булдылар.

Суда йөзү файдалы,  организмга уңай йогынты ясый.  Әлеге спорт төре белән ел әйләнәсе шөгылләнү мөмкинчелеге булу үзе бер бәхет.

                       

           Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса