Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Син, кодагый, ялгышасың

Булачак киявем дә кыз артыннан матур йөрде, артыгын кыланмады. Өйләнешкәндә икесе дә студентлар иде әле, укып яткан чаклары. Үзләре риза булгач, без дә карышмадык, чит-ят кешеләр түгел. Егет тә укып кына ятмый, ял көннәрендә эшли. Шул акчадан кызыма вак-төяк булса да бүләкләр ала, юлга икесенә дә түли. Гаилә корып бергә-бергә...

Булачак киявем дә кыз артыннан матур йөрде, артыгын кыланмады.

Өйләнешкәндә икесе дә студентлар иде әле, укып яткан чаклары. Үзләре риза булгач, без дә карышмадык, чит-ят кешеләр түгел. Егет тә укып кына ятмый, ял көннәрендә эшли. Шул акчадан кызыма вак-төяк булса да бүләкләр ала, юлга икесенә дә түли. Гаилә корып бергә-бергә яши башлау укуларына комачауламады. Менә дигән итеп диплом якладылар да, үзебезгә эшкә кайттылар. Читтә каңгырап йөргәнче, без дә янда гына, ярдәм кулын кайчан кирәк буласын белмисең бит аны. Интекмәсеннәр, дидек. Яшәүләренә 7 ел инде хәзер, ике онык бүләк иттеләр. Әмма мин барыбер гел күз уңында гына тотам аларны. Безне әниләр яшәргә өйрәтмәде, вакытында күрә белсәләр, күп хаталар эшләнелми калган булыр иде. Моңарчы тыныч кына яшәгән балалар быел шактый нык ачуланыштылар. Кияү салгалап та йөрде, эшсез дә калды. Ярый, анысын ничек тә сабыр итеп уздырып җибәреп була. Әмма хатынга кул күтәрүне мин берничек тә аклый алмыйм. Кыз миңа ике көннән соң гына әйтте аны. Шундук барып алып та кайттым. Мин баланы кыйнатып яшәргә дип үстермәдем чөнки. Кияү берничә көн дәшми-тынмый гына йөрде. "Кайтыр әле" диде бугай. Көтми генә торсын әле, дидем. Хатасын аңласын, килеп гафу үтенсен дип, кызны җибәрмәдем. Шул арада кодагый да шалтырата. Ул да белә бит оныклар белән кызның миндә яшәгәнен. "Тормыш иткәндә барысы да була инде ул, кодагый. Без дә ирем белән гел кочакланышып кына яшәмәдек. Урамга чыгып сугыша идек тә, кичтән бергә ятып йоклый идек. Син, кодагый, ялгышасың. Артык яклама кызыңны!" - ди бу. Атна да үтмәгәндер, үз кызы елап кайтып керде. Ул да кияүдә. Ире кыйнаган икән. Мин дә шалтыратмыйча түзә алмадым, тел кычыта бит инде. "Артык яклама кызыңны, кодагый! Ник үзеңдә ышыкландырып ятасың?" - дидем. Минем сүзләремә ни дип тә җавап бирә алмады. Шулай шул, үз балаңны кыйнатып яшәтәсе килми. Шуннан күренеп тора инде килененә мөнәсәбәте. Минекеләр дуслашты, аныкы һаман үзе белән әле.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев