Хәсрәтле көннәр кичерәбез.
Күгәрчен авылында яраткан энебез Гамир Ситдыйков көтмәгәндә вафат булды. Авыр чакларыбызда кайгыбызны уртаклашкан, энебезне җирләүдә булышкан күршеләргә,авылдашларга, классташларына, туганнарга, хезмәттәшләренә, «Русский мрамор» җитәкчелегенә мораль һәм матди яктан ярдәм иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Кайгы-хәсрәт читләп үтсен, сау-сәламәт яшәргә насыйп булсын.
Трой Урай авылыннан апасы Рәсимә Хисмәтова, Якутиядән апасы Рамилә Амершоева, Сокуры авылыннан абыйсы Рамил Ситдыйков.
Нет комментариев