Син киттең ашыгып......
Адәм баласына кайгы көтмәгәндә килә икән.
Тормышының иң матур чорында каты авыру кызыбызны аяктан екты. Терелүенә никадәр өмет итсәк тә, көчсез идек шул. 11 яшьлек улын, безне калдырып Алевтинабыз фани дөньядан мәңгелеккә китеп барды. Авыр көннәребездә кайгы уртаклашкан барлык кешегә рәхмәтле без. Соңгы юлга озатырга килгән, мораль һәм матди булышлык күрсәткән авылдашларга, дус-туганнарга, классташларына, күршеләргә, Каз. Чаллы мәктәбе коллективына, хезмәттәшләренә дә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Кайгы-хәсрәт берәүгә дә килмәсен, саулык-сәламәтлек белән яшәү насыйп булсын.
Харитоновлар гаиләсе.
Каз. Чаллы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа