28 февраль көнне аяз булган күгебезне кайгы урап алып ачы хәсрәткә салды.
Ул көнне иң кадерле кешебезне, газиз әниебезне Рәшидә Шафигуллинаны мәңгелеккә югалттык.
Аны җирләгән көнне әйтерсең лә табигать елады, иртә таңнан коеп яуган яңгыр шуңа ишәрәләде.
Һәр елны 8 март көнне әниебезнең гомер бәйрәменә җыелсак, быел бу көнне без аннан башка күз яшьләренә урап каршыладык. Күңелдә бары бушлык, салкынлык һәм юксыну хөкем сөрә. Бу дөньяда якын кешеңне югалтудан да авырырак берни дә юк.
Шушы авыр минутларыбызда яныбызда булган туган-тумачаларыбызга, якыннарыбызга, дус-ишләребезгә, күршеләребезгә, классташларыбызга, шулай ук “Лидер Транс”оешмасы, Балык Бистәсенең ашлык кабул итү предприятиясе, район эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенә олы рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.
Безгә ярдәм иткән һәрбер кешегә исәнлек-саулык, гаилә тигезлеге, бәхет теләп калабыз.
Әниебезнең рухы шат, урыны җәннәт түрләрендә булсын.
Ихтирам белән тормыш иптәше Наил һәм барлык балалары.
Нет комментариев