"Алар Җиңү белән кайттылар" дигән яңа китап нәшер итү максатыннан республикабызда, шул исәптән районыбызда зур әһәмияткә ия акция үтә.
Әлеге китапта икенче бөтендөнья фронтларында катнашкан һәм җиңү белән кайткан татарстанлыларның исемлеге кертеләчәк. Ул исемлеккә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучылардан тыш, Совет-Финляндия (1939-1940) сугышында, башка хәрби конфликтларда (1939-1945) катнашучыларның исемнәре теркәләчәк.
Хәзерге вакытта авыл җирлекләрендә исемлекне тәгаенләү эшләре бара. Акциянең башында торучылар үзләренең туганнары һәм таныш-белешләре турында өстәмә мәгълүмат бирергә теләүчеләрне җирле үзидарә, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә, хәрби комиссариат, районның халыкны социаль яклау һәм архив бүлекләрендә кабул итәчәкләр.
Акция хакында тулырак мәгълүмат һәм анкета тутыру үрнәге белән газетабызның сайтында танышырга мөмкин.
Нет комментариев