Сәер татар авылы атамалары исемлегенә Балык Бистәсе Котлы Бөкәшен һәм Балыклы Чүкәен керткәннәр,Күки кермәгән
Җәмгыять

Сәер татар авылы атамалары исемлегенә Балык Бистәсе Котлы Бөкәшен һәм Балыклы Чүкәен керткәннәр,Күки кермәгән

Котлы-Бүкәш дигән язылышы да бар, тирә-як авылларда яшәүчеләр Бүкәш дип йөртә. Котлы Бөкәш авылы атамасының асылында Котлыбөкәш дигән борынгы төрки-болгар кеше исеме ята.

Юлда барганда кайбер авыл атамалары язылган такталарга карыйсың да, аптырыйсың - теге яки бу атаманы кушу кемнең башына килгән? Араларында әллә ниндиләре бар бит. Әйтик, менә, Сасыборын, Буклы дип аталган авылларда яшәүчеләр нинди хисләр кичерә икән?

"Интертат.ру" электрон газетасы сәер авыл атамаларын барлады.

Сасыборын - Мөслим районы авылы

Буклы - Азнакай районы авылы

Никкилдем - Мөслим районы авылы

Аю Көйдергән - Апас районындагы авыл

Катмыш - Мамадыш районындагы авыл

Татар Дөм-Дөме - Алабуга районындагы авыл

Ятмас Дусай - Кукмара районындагы авыл

Баскан - Мамадыш районындагы авыл

Кичкетаң - Әгерҗе районындагы авыл

Теләнче - Мөслим районындагы авыл

Акай Күл - Мөслим районындагы авыл

Му - Арча районындагы авыл

Котлы-Бүкәш дигән язылышы да бар, тирә-як авылларда яшәүчеләр Бүкәш дип йөртә. Котлы Бөкәш авылы атамасының асылында Котлыбөкәш дигән борынгы төрки-болгар кеше исеме ята.Бу исем ике сүз кушылып ясалган: котлы + бөкәш. Борынгы төрки телдә кутлуг сүзе «бәхетле», «уңыш» мәгънәсендә кулланылган. Бөкәй - («баһадир», «герой») сүзе болгарларда мифик образ, герой төшенчәсендә кулланылышта йөргән. Казан татарларында елак баланы елаудан туктату өчен: «Елама, Бүкәй килә, Бүкәй алып китәр» (тау ягы сөйләшләрендә «Мүки килә») дип куркыту гадәте бар. Бүкәй сүзе элекке заманда татарларда кеше исеме булып та йөргән. Шул рәвешчә, руслар уйлавынча «Счастливая букашка»га катнашы юк.

Балыклы Чүкәй - Балык Бистәсе районындагы авыл

Авылның атамасы каян чыкканын ачыклап булмады. Әмма аның турында Марат Хәйруллин язган бик матур җыр бар.


Авылым - Балыклы Чүкәй,
Туган авылым минем.
Синдә минем әти-әни,
Нигезем, туган җирем.
Сызылып таңнар аткан чакта
Сине сагына күңел.
Җәйге айлы кичләреңне
Сагынмый мөмкин түгел.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ, Лилия ВӘЛИЕВА, Рәис ГАБДУЛЛИН

Чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=18090


Нет комментариев